Кыргыз Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1926—1936)

РСФСР составындагы автономияле республика (1926—1936)

1920―1925 елларда, нигездә, хәзерге Казакъстан территориясендә яшәп килгән Кыргыз АССР белән бутамагыз

Кыргыз Автономияле Совет Социалистик Республикасы
кырг. Кыргыз Автономиалуу Кеңештик Социалисттик Республикасы


1 февраль 1926 ел — 5 декабрь 1936 ел



Байрак
Шигарь
«Барлык илләрнең пролетарлары, берләшегез!»
Башкала Пишпәк
Зур шәһәрләр Фрунзе, Ош, Җәлал-Абад, Пржевальск
Тел(ләр) рус, кыргыз
Акча берәмлеге СССР сумы
Мәйдан 196 129 км²
Халык 993 мең (1926)
Идарә итү төре совет республикасы

Кыргыз Автономияле Совет Социалистик Республикасы (кырг. Кыргыз Автономиалуу Кеңештик Социалисттик Республикасы) ― 1926―1936 елларда РСФСР составында булган автономияле республика.

Башкаласы ― Пишпәк шәһәре. 1926 елның 12 маенда СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы шәһәр исемен (1925 елның октябрендә Пишпәктә туган) М. В. Фрунзе истәлегенә Фрунзе итеп үзгәртә [1].

Тарих үзгәртү

Кыргыз АССР 1926 елның 1 февралендә Кыргыз автономияле өлкәсен (Кыргыз АӨ, КАӨ) үзгәртеп кору юлы белән оештырыла.

1934 елның 20 августында Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы республиканың районнарга яңа бүленешен раслый [2].

1936 елның 5 декабрендә СССРның яңа («Сталин») Конституциясе кабул ителгәч, Кыргыз АССР Кыргызстан ССРга үзгәртелә.

Әдәбият үзгәртү

  • Труды первой конференции по изучению производительных сил Киргизской АССР. Л.: Изд-во АН СССР, 1934.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү