Рәисә Мөхәммәдьярова
Рәисә Мөхәммәдьярова, Рәисә Мәҗит кызы Мөхәммәдьярова (каз. Раиса Мәжитқызы Мұхамедиярова, 1939 елның 11 июле, СССР, Казакъстан ССР, Симәй өлкәсе, Күкпекте районы, Күкпекте ― 2019 елның 5 ноябре, Казакъстан, Алматы) ― театр һәм кино актрисасы. Казакъстан ССР атказанган артисты (1990). СССР кинематографистлар берлеге әгъзасы (1962 елдан).
Рәисә Мөхәммәдьярова | |
каз. Раиса Мұхамедиярова | |
Туган исеме: |
Рәисә Мәҗит кызы Мөхәммәдьярова |
---|---|
Туган көне: | |
Туу җире: |
СССР, Казакъстан ССР, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе , Күкпекте районы[d], Күкпекте |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: |
театр-кино актрисасы |
Карьера: | |
Бүләкләр: | |
IMDb: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1939 елның 11 июлендә Казакъстан ССР Симәй[d] (1997 елдан Көнчыгыш Казакъстан, 2022 елдан Абай) өлкәсе Күкпекте районы үзәге Күкпекте авылында туган. Мәктәпне тамамлаганнан соң, 1957―1958 елларда Казакъстан ССР Компартиясенең Сарыагач райкомында секретарь-машинистка булып эшләгән.
Кинематографка очраклы рәвештә, студент чагында эләккән һәм экраннарга «Песня зовет» (Җыр чакыра) картинасы чыккач ук танылу алган[1].
1962 елда Абай исемендәге Казакъ дәүләт педагогика институты чит телләр факультетының инглиз бүлеген «инглиз теле укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган.
1995 елдан 2002 елга кадәр Г. Мөсрепов исемендәге Казакъ дәүләт академия яшь тамашачы театры[d] сәхнәсендә уйнаган.
1960 елдан Ш. Айманов исемендәге «Казахфильм»[d] киностудиясенең штаттагы актрисасы[2].
2019 елның 5 ноябрендә вафат булган. Алматының Кеңсай зиратында[d] ире кабере янында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1990 ― Казакъстан ССРның атказанган артисты ― совет һәм Казакъстан кинематографы һәм милли театр сәнгатендәге казанышлары өчен[2]
- 2012 ― «Казахфильм» киностудиясендә үз йолдызына ия булган[3]
- 2002 ― Казакъстан Республикасының «Хезмәт казанышлары өчен» медале[4]
- 2007 ― «Құрмет» ордены (Хөрмәт ордены) ― Казакъстан кинематографиясенә зур өлеш керткән өчен[5]
Иҗаты
үзгәртүФильмография
үзгәртү
|
|
Гаиләсе
үзгәртү- Әтисе ― Мөхәммәдьяров Мәҗит Мөхәммәдьяр улы (1910―1996), элемтә идарәсенең почта башлыгы булып эшләгән[8].
- Әнисе ― Мөхәммәдьярова Миңсылу Якуп кызы (1918―1991), татар[9], сатучы булып эшләгән[8].
- Ире — 1964 елдан[9] — Г. М. Мөсрепов (1902―1985), Казакъстанның халык язучысы, Казакъстан Язучылар берлеге рәисе, Социалистик Хезмәт Каһарманы. Беренче тапкыр очрашканда ире 60, үзе 23 яшьтә булган[10]. Законлы никахта 8 ел яшәгәннәр[1].
- Балалары: кызлары Гәүһәр Габит кызы (1965)[8], Гөлнар Габит кызы (1966)[8].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Последняя любовь классика, Новое поколение. 17 май 2017 тикшерелде. (үле сылтама)
- ↑ 2,0 2,1 Раиса Мухамедьярова-Мусрепова - биография и возраст - кинопортал Бродвей. brod.kz. 2017-05-17 тикшерелгән.
- ↑ Звёздам — по звезде. www.caravan.kz. 2017-05-16 тикшерелгән.
- ↑ Вручены государственные награды. 15.12.2002.
- ↑ 14 декабря 2007 года в резиденции «Акорда» Глава государства Нурсултан Назарбаев вручил государственные награды. әлеге чыганактан 2019-11-07 архивланды. 2024-09-26 тикшерелгән.
- ↑ Сильное чувство большого человека. В Алматы презентовали документальный фильм Сергея Азимова «Поздняя любовь классика». 17 май 2017 тикшерелде.
- ↑ Топ 5 историй любви представителей казахской советской интеллигенции. e-history.kz. 2017-05-17 тикшерелгән.
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 Раиса Мухамедьярова - Персоны - eTVnet. etvnet.com. 2017-05-17 тикшерелгән.
- ↑ 9,0 9,1 Сайт әкімшілігі. ҒАБИТ МҮСІРЕПОВТІҢ «БАРЫ» МЕН «ЖОҒЫ» | «Жас Өркен» танымдық порталына қош келдіңіздер!. zhasorken.kz. әлеге чыганактан 2017-05-20 архивланды. 2017-05-21 тикшерелгән.
- ↑ https://tarikh.kz/glavnaya/10-interesnyh-faktov-iz-zhizni-gabita-musrepova/.