Руслан Хәсбулатов

Россия Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы

Руслан Имран улы Хасбулатов (рус. Руслан Имранович Хасбулатов, чеч. Хасбола́ти Имра́ни кIант Руслан) — Россия сәясәт эшлеклесе, галим һәм публицист, Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1991), Россия Югары Шурасының соңгы рәисе, 1993 елның октябренә кадәр — Россия конституцион кризисының актив катнашучысы.

Руслан Хәсбулатов
РФ Югары Советы Рәисе
Вазыйфада
29 октябрь 1991 – 4 октябрь 1993
Аңа кадәр Борис Ельцин
Дәвамчысы вазифа юкка чыгарылган
Туган 22 ноябрь 1942(1942-11-22)[1][2][3]
Грозный, Чичән-Ингуш АССР, ССРБ
Үлгән 3 гыйнвар 2023(2023-01-03)[4][5] (80 яшь)
Можайск районы, Мәскәү өлкәсе, Россия
Әни Җозван Якуб кызы Хасбулатова
Әти Имран Чуки улы Хасбулатов
Белем МДУ

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Руслан Хәсбулатов 1942 елның 22 ноябернең Грозный шәһәрендә туган. Чичән һәм ингушларның туган җирләреннән сөрелү вактында Казакъстанга күчерелгән, биредә аның балчагы һәм яшьлеге узган. 1962 елда ул, Мәскәүгә китеп, 1966 елда Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетны, һәм 1970 елда шунда ук аспирантураны тәмамлый.

1970 елда МДУ галимнәр шурасында кандидтлык диссертациясен, 1980 елда — докторлык диссертациясен яклый.

Сәяси тормыш үзгәртү

1980-елларның азагында Хәсбулатов Борис Ельцин белән якын эшли башлый; 1990 елның башында ул Россия халык депутаты бклып сайланылган. 1991 елның августында Ельцинны яклаган. Шул ук вакытта ул коммуначычыл фиркасеннән чыга, ә 29 октябрендә РСФСР Югары Шурасы спикеры булып сайланылган.

1993 елгы Конституцицион кризисы үзгәртү

Хәсбулатов элек Ельцинның якташы булса, Советлар Берлеге таркалуыннан соң алар карашлары аерыла башлаган. ССРБ таркалуыннан соң Хәсбулатов Россия парламенты өстендә контролен урнаштырды һәм Ельцин үзеннән соң Россиядә икенче кешесе дәрәҗәсенә җиткән.

1993 елда Хәсбулатов, Руцкой белән берлектә, Россия Югары Шурасы куып таратылуы белән тәмамланган президент белән хакимият өчен көрәшендә Россия Югары Шурасы башында торган. Ельцин җиңүеннән соң ул, башка парламент лидерлары белән кулга алынган. Хәсбулатовка карата РСФСР Җинаять кодексының 79 маддәсе (масакүләм тәртипсезлекләр оештыру) буенча гаепләү белдерелә. Ел̄ьцин таләпләренә карамастан, 1994 елның 25 февралендә ярлыкау буенча иреккә чыгарылган.[6]

Моннан соңгы тормышы үзгәртү

1994 елдан — Г. В. Плеханов ис. Россия икътисади Академиясенең(рус.) дөнья икътисады кафедрасы мөдире.

1994 елда Хәсбулатов тынычлык урнаштыручы миссиясе дигән чарасында катнашкан; ул Ичкерия җитәкчесе Җоһар Дудаевның аңа каршы торучылар һәм Россия хакимияте белән сөйләшүләрне оештырырга кереште, әмма аның миссиясе уңышсыз булган, чөнки яклар бернинди үзара килешүгә барырга риза булмаганнар.[7]

2003 елда Хәсбулатов Чечня президентлыгына үтү теләге белән чыгыш ясаган, әмма сайлауларда катаншмаган.[7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #11915868X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. SNAC — 2010.
  3. Last Chairman Of Supreme Soviet Of Russia Ruslan Khasbulatov Dies At Age Of 80 - Family
  4. https://www.kommersant.ru/doc/5757928
  5. https://meduza.io/news/2023/01/03/umer-ruslan-hasbulatov-posledniy-predsedatel-verhovnogo-soveta-rsfsr
  6. Постановление Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации от 23 февраля 1994 г. № 65-1 ГД «Об объявлении политической и экономической амнистии»
  7. 7,0 7,1 http://www.vremya.ru/2003/140/4/76728.html

Тышкы сылтамалар үзгәртү