Россиялеләр

политоним, этносларына карамастан бар Рәсәй ватандашларын бергәләп билгеләүче атама
(Русиялеләр битеннән юнәлтелде)

Россиялеләр (шулай ук рәсәйлеләр, россияннар һәм русиялеләр[1] очрый, рус. россияне) — политоним, этносларына карамастан бар Россия ватандашларын бергәләп билгеләүче атама. Термин кулланылышка XVI гасыр, башында кертелеп, узган вакыт эчендә мәгънәви үзгәрешләр кичерә.

Россиялеләр
Ватандашлык  Россия
Демоним rus, rusoaică, Rus һәм Rusinja
Туган тел рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Россия
 Россиялеләр Викиҗыентыкта

Уртак рус этнонимы үзгәртү

Русьның грек-византияле «Россия» формасыннан барлыкка килгән «россияне» формасы беренче тапкыр Максим Грек язмаларында 1524 елда кулланыла[2][3]. Чиркәү һәм язма мохитенә чикләнгән озын кулланылышыннан соң  XVII гасыр азагында киң таралыш ала башлый. Шул вакытта Көнбатыш Русь һәм Рус дәүләтендә яшәүчеләрнең үзисеме булган «русины»[2] этнонимының тантаналы әдәби варианты буларак яши (соңгысы үзе дә борынгырак «русь» уртак атаманы алыштырган иде). Рус дәүләтендә «россияне» термины Көнбатыш Русь вәкилләре (Симеон Полоцкий, Киев-Печера лаврасы архимандриты Иннокентий Гизель, һ.б.) тарафыннан тарихи Русь чикләренә керүче Бөек, Кече һәм Ак Русьта яшәүчеләрнең бердәм аталышы буларак популярлаштырыла. Ягъни, шул чор сәяси чикләренә карамастан, термин соңрак зур рус халкы төшенчәсендә урын алган халыклар төркемен атый.

Термин «россияне» (россияны, россиане вариацияләре белән) шулай ук Андрей Лызлов, Пётр I, Феофан Прокопович тарафыннан кулланыла. XVIII гасырда ул «россы» поэтик формасы белән тиң таралыш таба, аны Михаил Ломоносов, Михаил Щербатов, Александр Суворов («Горжусь, что я – россиянин»), Николай Карамзин һәм башкалар куллана. Тик XVIII гасыр азагы — XIX гасыр башында гади халыкка якын темаларга һәм гади телгә таба (сентиментализм һәм романтизм) күчеш башлана. Нәтиҗәдә XIX гасырда —  греклардан килгән архаик китап теле вариантын халык тарафыннан субстантивлаштырылган «русский» сыйфаты (русские этномимының стилистик синонимы) белән алыштырыла[4].

Политонимның яңарышы үзгәртү

Рус эмигрантлар даирәләрендә этник һәм сәяси бәйләнешләрне аеру кирәклеге тугач, «Россиялеләр» термины яңа тормышын таба. 1929 елда ул Рус гомумгаскәрләр берлеге рәисе генерал Александр Кутепов тарафыннан кулланыла: «Нинди генә милләт вәкилләре булуларына карамастан, Россиядә яшәүче бар халыклар иң беренчедән – россиялылар. Ышанам ки, азат ителгән һәм яңарыш кичергән Россия  Россиялылар өчен Россия булачак!»[5]. Яңа мәгънәдә сүз рус эмиграция вәкилләренең кулланылышына керә, тик соңгырак туачак мәгънәләреннән аермалы буларак, ул бар элекке Россия империясе халыкларын да билгели (ягъни, башкалар арасында, шулай ук гөрҗистанлыларны, украиналыларны, балтыйк буе илләре халыкларын һ.б.).

1990-еллар башында политоним таррак мәгънәдә («Россия Федерациясеватандашлары») таралыш ала. Мәсәлән, Борис Ельцин үз чыгышларында зенең чыгышларында В частности, обращение «Кадерле россиялеләр!» дип мөрәҗәгать итә иде. Бүгенге көндә бу термин этник төркемнәргә аермыйча бар Россия ватандашларын билгеләүче исем дип кабул ителгән. Аерым тел белгечләре фикеләре буенча, сүз сәяси корректлылык төсмерен ташый[6][7]. «Россиялеләр» термины еш Россия Федерациясе федераль кануннарында, Россия Федерациясе Президенты указларында, Россия Федерациясе хөкүмәте карар һәм боерыкларында, Россия Федерациясе субъектлары актларында, Россия Федерациясенең Югары мәхкәмәләренең күрсәтмәләрендә, билгеләмәләрендә һәм башка актларында кулланыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татнетта язучы замандаш татарларның күбесе "Россия" вариантын дөресрәк дип күрүләренә карамастан, Татар Википедиясе катнашучылары җәмгыятендә үсеп килүче тәртипләргә һәм алдынгы буын википедиячеләргә хөрмәт йөзеннән, 2010 елда тавыш бирү юлы белән бу битне атама турындагы карары үзгәртелүенә кадәр, Россия, Россия Федерациясе һәм россиялеләр вариантлары өстен дип санала. Габдулла Тукайның мәшһүр «Хөр мәмләкәт, хөр Россия.» шигырендә кулланылган архаик вариантны фетиш дәрәҗәсенә күтәргәннәр дип уйлавыгызга рәнҗемәбез.)
  2. 2,0 2,1 Гайда, Ф. А. (2013-09-11). Русские и россияне. Pravoslavie.ru.
  3. Клосс Б. М. О происхождении названия «Россия». М., 2012. С. 76.
  4. Распределение словоупотребления по годам.
  5. Трубецкой С. Генерал Кутепов (Материалы для биографии) // Генерал Кутепов: Сборник статей. Париж, 1934. С. 308-317. Цит. по: Грищенко А.И. Ук. соч. С. 126.
  6. Васильев А. Д. Игры в слова: россияне вместо русских // Политическая лингвистика, № 25, 2008, С. 35-43.
  7. Грищенко, А. И. К новейшей истории слова россияне[1], Московский педагогический государственный университет, 2013

Әдәбият үзгәртү

  • Грищенко, А. И. К новейшей истории слова россияне[2], Московский педагогический государственный университет, 2013
  • Клосс Б. М. О происхождении названия «Россия». (Глава 5. «Россияне» в русской литературе ХVI-ХVIII веков). М.: Рукописные памятники Древней Руси, 2012.