Рудольф Нуриев һәйкәле (Казан)
Рудольф Нуриев һәйкәле — 2018 елның 15 октябрендә Казанның Вахитов районында куелган һәйкәл. Әлеге скульптура – РФдә Рудольф Нуриевка куелган беренче һәйкәл. Рәсми ачылу тантанасы 2018 елның 7 ноябрендә була. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова, һәйкәлнең авторы сынчы Зураб Церетели (Мәскәү) катнаша.[1].
Һәйкәл | |
Рудольф Нуриев һәйкәле
| |
Казан. Рудольф Нуриев һәйкәле | |
Урын | Казан, Дзержинский урамы |
Сынчы | Зураб Церетели |
Төзелеш датасы | 2018 ел |
Материал | бронза |
[[:commons:Category: Rudolf Nureyev monument Викиҗыентыкта|Рудольф Нуриев һәйкәле]] Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүДөньякүләм билгеле «оча торган татар», атаклы совет, инглиз, француз балет биючесе, балетмейстер Рудольф Хәмит улы Нуриев (1938—1993) хөрмәтенә куелган. Р. Нуриев Казанда 1992 елда була, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Щелкунчик» операсында дирижерлык итә, Татарстанның дәүләт симфоник оркестры белән чыгыш ясый. Казанда Нуриев исемендәге опера фестивален үткәрү өчен үзенең рөхсәтен бирә.
Һәйкәлне Мәскәүдән Казанга автотранспортта күчерү һәм опера театры артында билгеләнгән урынга урнаштыру чыгымнарын (30−40 млн сум) билгесез меценат өстенә алган[2].
Урыны
үзгәртүКазанның үзәгендә, Дзержинский урамында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артындагы скверда, фонтан янәшәсендә куелган.
Тасвирлама
үзгәртүКүтәртмәсе белән бронзадан ясалган Нуриев фигурасының биеклеге 5 метр. Һәйкәл, кулларын киң җәеп, сәхнәдә өскә сикерүче биючене тасвирлый. Сынчы биюче фигурасының матурлыгын, сыгылмалы кул хәрәкәтләрен төгәл бирә алган. Һәйкәл постаменты җимерелеп баручы классик колоннаны хәтерләтә. Әлеге эшендә скульптор З. Церетели символик рәвештә биюченең атаклы «азатлыкка сикерүе»н — ССРБдан чит илгә качу моментын сурәтләгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Казанда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды. Татар-информ, 07.11.2018
- ↑ Памятник Рудольфу Нуриеву отправился в Казань из мастерской Зураба Церетели.(үле сылтама) GRISKOMED.RU, 14.10.2018
Чыганаклар
үзгәртү- В Казани установили памятник Рудольфу Нуриеву. ИА EADaily, 15.10.2018
- «Летающий татарин» «приземляется» в Казани: где поставить памятник Рудольфу Нуриеву? БИЗНЕС Online, 08.08.2018
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүКазанның истәлекле урыннары | ||