Ильясова Роза Хәмит кызы (23 апрель 1947 ел) — башкорт галиме, сәнгать фәннәре кандидаты (1982), профессор (2013).

Роза Ильясова
Туган 1947
Белорет, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

Роза Хәмит кызы Ильясова 1947 елның 23 апрелендә Башкорт АССРның Белорет шәһәрендә туа. Атасы — Ильясов Хәмит Хаернас улы — Салават районы Юлай авылыннан; әнисе — Ильясова (Файзуллина) Сәкинә Вали кызы — Гафури районы Сәетбаба авылыннан.

1966 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый. Һөнәре: драма театры артисты (Илшат Йомагулов курсы).

1974 елда А. В. Луначарский исемендәге (РАТИ) Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлый. Укыту эшчәнлеген башлаганчы, Ильясова Роза Омск яшь тамашачы театрында, М. Гафури исемендәге Башкорт драмтеатрында, БАССР Мәдәният министрлыгында, Бөтенрәсәй театр берләшмәсенең Башкортстан бүлекчәсендә эшли.

1981 елдан Мәскәү дәүләт мәдәният институтының Тамбов филиалында «Режиссура һәм актер осталыгы» кафедрасында өлкән укытучы.

1982 елда аспирантураның көндезге бүлеген тәмамлап, ГИТИС-дә (РАТИ) кандидатлык диссертациясе яклый. 1987 елдан - доцент.

1996-2002 елларда Г. Р. Державин исемендәге Тамбов Дәүләт университетының мәдәният һәм сәнгать факультеты деканы.

2004 елда «Көнчыгыш икътисад, иҗтимагый фәннәр, идарә итү һәм хокук» институтына доцент булып эшкә алына.

2008 елдан Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетының «Милли мәдәният» кафедрасында эшли.

2014 елда һөнәр осталыгын күтәрү максатында УГУЭС оештырган курслар тәмамлап, сертификат ала. 2013-2014 уку елында кафедра утырышында тәкъдим ителеп, профессор вазифасына раслана. (пр. номер 8 от 10.04.13). Гыйльми һәм укыту-методик хезмәтләр, 50 дән артык эшләре басылып чыккан. Гыйльми эшчәнлеге өлкәсендә уңышлары өчен РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Матбугат басмаларында «Агыйдел», Ватандаш, «Башкортстан кызы», «Рампа», «Сәхнә тормышы», «Сәхнә» (Мәскәү) һәм Башкортстан Республикасының, Тамбов өлкәсенең гәзитләрендә мәкаләләре басылып тора; сәнгатьнең үткәне һәм киләчәге турындагы көнүзәк сораулар яктыртыла. Башкорт драма театрының 95 еллык юбилеена багышланган «Тарих белән хәзерге чорның тамаша һәм тамашачыларга бәйләнеше» исемле өч томлык җыентыкта мәкәләсе басылып чыга.

Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетының «Милләтләр мәдәнияте» кафедрасында профессор (2006). Уфа шәһәрендә яши. Кызы Гөлназ ВГИК тәмамлый, Канадада яши, телевидениедә — журналист.

Хезмәтләре үзгәртү

  • История искусств. Раздел «Хореография». 2011 г. Издательство УГАЭС.
  • Монография. Посвящается деятельности коллектива Башкирского драматического театра имени М.Гафури. 2007-нче ел —"Русиядә ХVIII—ХХ гасырларда «көлдергечләр яратучы» Театры" монографиясенә «2006 елгы гыйльми китап өчен ярышта лауреат дипломы».
  • Электронный вариант учебника по дисциплине «История искусства». (2014-2015 гг.)
  • Профессиональное искусство Башкортостана: традиции героико-романтических постановок в контексте современности. (монография, 2014 г., декабрь)[1].
  • Рабочие программы по дисциплинам: «История искусства» для студентов по специальности *"Дизайн", «Основы Искусствознания» и «История и методология теории социально-культурной деятельности» для магистрантов, разработаны для них тесты.
  • Статья (РИНЦ, 2015 г.) «Миграционные процессы в Республике Башкортостан на рубеже ХХ—ХХ веков», сертификат об участии В Международной научно-практической конференции «Современное общество, образование и наука»(Тамбов, 31 марта, 2015 г.);
  • Статьи «Трудовые миграции в Российской Федерации», «Эпоха глобализации и многообразии театральных форм и направлений в России». (Международная научно-практическая конференция, 2015 г.);
  • Статья «Региональная политика по социокультурной адаптации трудовых мигрантов Поволжья (на материалах Самарской области)»;
  • Статья "Малые формы театра в России на рубеже ХХ—ХХ веков в научном сборнике I Международной научно-практической конференции «Театр. Время. Батыр».

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Ильясова Р. Х» Традиции героико—романтических постановок в контексте современности.—Уфа. Уфимский государственный университет экономики и сервиса, 2014 г.

Сылтамалар үзгәртү

«КТО ЕСТЬ КТО» В УУЭ: Ильясова Роза Хамитовна. Уфимский государственный университет экономики и сервиса. Официальный сайт 2016 елның 7 март көнендә архивланган.