Төп менюны ачу

ЫругларҮзгәртү

100 - 120 ыруг, алар эчендә 3000 - 4000 төр бар.

ВәкилләреҮзгәртү

Розасыманнар гаиләлегенә алма, груша, чия, слива, төче чия, шәфталу, абрикос, бадам, шомырт, миләш керә. Куаклы үсемлекләрдән кура җиләге, кара бөрлегән, ә үлән үсемлекләрдән каен җиләге киң таралган.

Ин киң таралганнары:

Тышкы төзелешеҮзгәртү

Розасыманнар тышкы күренешләре белән күп төрле. Органнарның төзелеше белән алар бер-берсеннән бик нык аерыла. Розасыманнарның күбесе туры сабаклы, буын аралары озын.

Чәчәк төзелешеҮзгәртү

Чәчәкләрнең формасы дөрес[2], чәчәк түшәкләре[3] киң, кәсә рәвешендә. Аларның тирәлеге ике катлы, 5 кәсә яфракчыгыннан[4] һәм 5 таҗ аерчасыннан тора. Үсемлекләрнең кубесендә яшел яфраксыман очлы биш үсентедән торучы кәсә аслыгы бар. Бу яфракчыклар кәсә астына терәлеп үк үсәләр. Күпчелек розасыманнарның чәчәгендә серкәчләр мул була, алар чәчәк түшәге кырыенда үсә.

ҖимешләреҮзгәртү

Розасыманнардан төрле үсемлекләрнең җимешлекләр саны бертигез булмаска мөмкин. Чәчәкләрнең кайберләрендә алар күп була; алар яссы, кабарынкы яки бокалсыман чәчәк түшәгенең үзәк өлешендә урнашалар. Мондый очракларда һәр җимешлектән кечкенә аерым бер җимеш, ә бөтен чәчәктән −күп санлы чикләвекчекләр − коры җимешләр яисә күпләгән сусыл җимешләр барлыкка килә.

Җимешлекләр күп булган чәчәкләрдә җимеш өлгерә барган саен чәчәк түшәге зураеп үсәргә һәм сусыл булып әверелергә мөмкин.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. International Plant Names Index
  2. Симметрик
  3. рус.Цветоложе
  4. рус. Чашелистик

ЧыганакларҮзгәртү

Корчагина В.А. Биология: Үсемлекләр, бактерияләр, гөмбәләр, лишайниклар: Урта мәкт. 6-7 кл. өчен дәреслек / Русча 20 нче басмадан Шәрифуллин Ф.Ә., Абдульманова Е.Г., Әминов Ю.З. тәрҗ.- Казан: Мәгариф, 1993-280 б.: ил.

© Издательство " Прсвещение" 1988

© Татарчага тәрҗемә. Татарстан китап нәшрияты, 1989

© Шәрифуллин Ф.Ә., Абдульманова Е.Г., Әминов Ю.З. тәрҗемә, 1993, үзгәрешләр белән.