Раштуа утравында (Австралия) ислам

Раштуа утравында дин

Раштуа утравында ислам (ингл. Islam in Christmas Island, гарәп. الإسلام في جزيرة كريسمس‎) ― иң киң таралган дин. Мөселманнар саны 2011 елдагы 14,8 % тан 2016 елда 19,4 % ка үскән. АКШ Үзәк разведка идарәсе Бөтендөнья белешмәлеге нигезендә, 1997 елда мөселман халкы гомуми халык санының (1 496 кеше) 25 % ы булган, дип бәяләнә [1].

Раштуа утравында ислам
Дәүләт  Австралия
Административ-территориаль берәмлек Остров Рождества[d]
Бу мәкалә Ислам турында
Раштуа утравы картада

Тарих үзгәртү

Австралиянең мөстәкыйль идарә ителмәүче тышкы территориясе исәпләнүче Раштуа утравында дини ышанулар төрле һәм үз эченә ислам (19.4 %), буддизм (18,1 %), христианлык (католиклар: 8,8 %, протестантлар: 1,7 %), даосизм, конфуцийчылык һ. б. диннәрне ала[2].

Раштуа утравында Ислам дине, тарафдарларының саны буенча, беренче дин булып тора, һәм нигездә, утрауның этник Малайзия халкы тарафыннан тотыла; хәзерге вакытта утрауда җирле халык юк.

Ислам оешмасы үзгәртү

Австралия ислам советлары федерациясе (ингл. Australian Federation of Islamic Councils) Раштуа утравы ислам советын да берләштерә [3].

Австралиянең Көнбатыш Австралия штатында урнашкан Катаннинг(ингл.) шәһәрендә Раштуа утравы мөселманнары күпләп яши.

Мәчет үзгәртү

Раштуа утравында мәчет, христиан чиркәве, Бәһаи үзәге, егермеләп кытай гыйбадәтханәсе (шуның эченнән җиде буддизм храмы) бар.

Искәрмәләр үзгәртү