Ратмир Мәүлиев

дәүләт хезмәткәре (Уфа, Башкортстан, Россия)

Ратмир Мәүлиев, Ратмир Рафил улы Мәүлиев (1989 елның 14 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Нефтекама) – эшмәкәр [2], дәүләт хезмәткәре [3], 2022 елның 16 мартыннан ― Уфа шәһәр округы хакимият башлыгы (14 февраленнән ― в. б.), 2019–2022 елларда ― Нефтекама шәһәр округы хакимият башлыгы [4]. «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең җирле бүлекчәсе секретаре[5].

Ратмир Мәүлиев
Уфа шәһәр округы хакимият башлыгы ― Уфа мэры
Вазыйфага керешкән
16 март 2022 ел
14 февральдән в. б.
Аңа кадәр Сергей Греков
Нефтекама шәһәр округы хакимият башлыгы ― Нефтекама мэры
Вазыйфада
2019–2022
Аңа кадәр Рәшит Дәүләтов
Дәвамчысы Эльдар Вәлидов [1]
Шәхси мәгълүмат
Туган 14 август 1989(1989-08-14) (34 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Нефтекама
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем БДУ,
МИРБИС,
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ратмир Рафил улы Мәүлиев ― Нефтекама мэры. 2019 елның 24 июле

1989 елның 14 августында Нефтекама шәһәрендә Башкортстан АССР эчке эшләр министрлыгы офицеры, милиция полковнигы, хәзер төбәкнең йогынтылы эшмәкәре Рафил Мәүлиев гаиләсендә туган [6]. Әнисе Эльвира (Халикова) МЧС системасында инспектор булып эшләгән. Абыйсы – Илдар, ЭЭМ офицеры, соңыннан әтисе белән уртак бизнеста[7]. Әтисенең икенче гаиләсендә энесе һәм сеңлесе бар.

2011 елда Башкорт дәүләт университетын «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлый һәм Мәскәү халыкара югары бизнес мәктәбендә(рус.) яңадан әзерлек үтә [4]. 2014 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлаган [2].

Эшмәкәрлек үзгәртү

2008 елдан төрле өлкәләрдә бизнес белән шөгыльләнгән [2]. Муниципаль хезмәткә кергәнче, Р. Р. Мәүлиев берничә компания белән, шул исәптән әтисе нигез салган «Абсолют» компаниясе төркеме белән (автомобильләр сату, пластик эшләнмәләр җитештерү, күчемсез милек төзү һәм аның белән идарә итү, саклау эшчәнлеге, җәмәгать туклануы белән шөгыльләнә), шулай ук «Терра-строй», «Терра-мобил», «Терра-инвест», «АвтоК», «Премьер-авто» һәм башка ҖЧҖләр белән идарә итә [6].

Иҗтимагый эшчәнлек үзгәртү

2013 елдан – «Сайла!» (Выбирай) яшьләр сәяси берләшмәсе әгъзасы. Җирле Спорт көрәше федерациясен җитәкли. Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы булган [2].

Муниципаль хезмәт үзгәртү

2015 елның декабреннән 2016 елның апреленә кадәр – Татарстанның Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, җитәкче в. б.

2016 елның апреленнән 2019 елның мартына кадәр – Татарстанның Әлмәт муниципаль районы башлыгының инвестицияле үсеш буенча киңәшчесе [8].

2019 елның 15 мартыннан [4] 2022 елның февраленә кадәр – Нефтекама шәһәр округы хакимият башлыгы в. б. һәм хакимият башлыгы. Әлеге вазифага билгеләнгәндә, республикада муниципалитетның иң яшь башлыгы (29 яшь) булып исәпләнә [6].

2022 елның 14 февраленнән ― Уфа шәһәр округы хакимият башлыгы в. б.[9].

2022 елның 16 мартыннан ― Уфа шәһәр округы хакимият башлыгы (мэр) [10].

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, никах туйлары 2018 елда Стәрлетамак районындагы татар авылы Кантюковкадагы Башкортстанның иң матур мәчетләреннән берсе Суфия мәчетендә булган. Уллары Гыймран (Имран) һәм Маннур (Манур) [11].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Эльдар Вәлидов — Нефтекаманың яңы мэры. Башинформ МА, 21.03.2022
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Гордиев узел Нефтекамска для молодого Ратмира Мавлиева — Реальное время. әлеге чыганактан 2020-12-05 архивланды. 2020-05-21 тикшерелгән.
  3. ratmir.mavliev. instagram.com
  4. 4,0 4,1 4,2 Нефтекамск. Официальный сайт администрации городского округа - Глава администрации городского округа г. Нефтекамск - Документация. 2020-05-21 тикшерелгән.
  5. Башкортостанское региональное отделение всероссийской политической Партии «Единая Россия». 2020-09-17 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 Самойлова, Ирина. Администрацию Нефтекамска возглавил сын влиятельного местного предпринимателя (рус.), kommersant.ru (18.03.2019, 09:58). 17 сентябрь 2020 тикшерелде.
  7. Кто такой Ратмир Мавлиев, новый мэр Уфы, кто его отец в Нефтекамске. ufa1.ru, 17.02.2022
  8. Галия Набиева. Нефтекамск возглавил Ратмир Мавлиев. ufa.rbc.ru
  9. r atmir.mavliev. ВКонтакте
  10. Азат Гиззатуллин. Ратмир Мавлиев официально назначен на должность мэра Уфы. ИА «Башинформ», 16.03.2022(рус.)
  11. Кто такой Ратмир Мавлиев, новый мэр Уфы, кто его отец в Нефтекамске. ufa1.ru, 17.02.2022