Рантамак мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Рантамак, Сарман районы, Татарстан, Россия)

Рантамак мәчете, «Мирзанур» мәчете (рус. Мечеть «Мирзанур» в деревне Рантамак Сармановского района) ― Татарстанның Сарман районы Рангазар авыл җирлегенә[d] караучы[1] Рантамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Мәчет
Рантамак мәчете
«Мирзанур»
Ил Россия
авыл 423359 Татарстан, Сарман районы, Рантамак, Вахитов ур.
Координатлары N 55° 12' 0" E 52° 52' 48"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2005
Төзелеш еллары 20052006 еллар
Төп даталар:
2006 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Авыл 1748 елдан Токмәт авылы буларак билгеле. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда шулай ук Рангазар-Тамак дип тә телгә алына[2].

1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязенең Әлмәтмулла волостена кергән Рантамакта XX гасыр башында мәчет, мәктәп булган[2].

1932 елның 23 апрелендә авылның мөтәвәллие[3] Җәлил (Җәмил?) Маннанов (1881 елда Рантамакта туган, 4 бала атасы) кулга алынган һәм шул елның 5 июнендә «колхозга каршы агитация, ашлык хәзерләүгә каршы төшүдә» гаепләнеп, 3 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелгән. 1990 елда акланган[4].

Авылда 1870 елда 156 кеше (татарлар), 2002 елда 184[5], 2010 елда 213 кеше яшәгән.

Тасвирлама

үзгәртү

50-60 кеше сыйдырышлы мәчет бер катлы, манарасы түбәсендә урнашкан. Бина мичкә утын ягып җылытыла, тәһарәтханәсе бар[4].

Ачылганнан бирле (2006 елдан) имам вазыйфасын Мирзанур хәзрәт Сәлимов алып бара[4].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Рангазар. О поселении. sarmanovo.tatarstan.ru
  2. 2,0 2,1 Рантамак. Институт Татарской Энциклопедии
  3. Мөтәвәлли ― гарәп. متولي‎ ― «кайгыртучы», эш башкаручы, идарәче. бу сүз белән мөселманнар үзләренең дини берләшмәләрен оештыручыларны атыйлар
  4. 4,0 4,1 4,2 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 86нчы бит
  5. Коряков Ю.Б.. База данных "Этно-языковой состав населённых пунктов России".

Әдәбият

үзгәртү
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү