Рамил Тураев (Рамил Габделхак улы Тураев) — югары квалификацияле категориягә ия табиб, медицина фәннәре кандидаты (1998), Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000), Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры (2007-2008), республика кан күчерү станциясе баш табибы (2011 елдан).

Рамил Тураев
Туган телдә исем Рамил Габделхак улы Тураев
Туган 26 март 1956(1956-03-26) (68 яшь)
ТАССР Әгерҗе районы Рыс авылы
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1956 елның 26 мартында Татарстан АССР Әгерҗе районы Рыс авылында туган. Ике югары белем алган: «стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (1984), «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (1997) тәмамлый. Медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1998). 1976-1978 елларда хәрби хезмәт үтә.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1974-1976 Алабуга районы хастаханәсендә санитар-фельдшер.
  • 1979-1983 Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшли.
  • 1984-1986 Чуашстан сәламәтлек саклау министрлыгының республика стоматология дәваханәсендә табиб-стоматолог.
  • 1986-1988 Казан дәүләт медицина институтында ортопедик стоматология буенча ординатура үтә.
  • 1988-1992 Казанда 2- санлы РКБ да теш табибы булып эшли.
  • 1992-1995 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.
  • 1995-1999 Территориаль хастаханә кассасы (ТБК) генераль директоры.
  • 1999-2005 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының беренче урынбасары - ТБК генераль директоры.
  • 2005-2006 «1- санлы ТР мәҗбүри медицина иминияте фонды» учреждениесенең Казан шәhәре буенча директоры.
  • 2006-2007 Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» баш табибы.
  • 2007-2008 Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры.
  • 2008-2009 Амур дәүләт медицина академиясе доценты.
  • 2010-2011 ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы урынбасары.
  • 2011 елдан ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы[2]

Фәнни эшләре үзгәртү

«Общественное здоровье и здравоохранение» журналында кан күчерү турында язылган мәкаләләре нәшер ителә[3].

Моны да карагыз үзгәртү

Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры булып эшләгәндә (2008), Камчаткага очкычта сәяхәт иткән өчен җинаять эше кузгатылып, 9 ай ябылуда була[4][5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000).
  • «Сәламәтлек саклауны hәм җәмәгать туклануын оештыру» белгечлеге буенча югары квалификацияле категориягә ия.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү