Равил Гыймадиев

Журналист

Равил Мөбәрәк улы Гыймадиев (1938 елның 3 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш) – журналист, Сарман район газетасының җаваплы сәркатибе, «Сарман» радиосы редакторы. 1970 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, СССР матбугат отличнигы (1981), Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Хәниф Хәйруллин исемендәге премия лауреаты (2023).

Равил Гыймадиев
Туган телдә исем Равил Мөбәрәк улы Гыймадиев
Туган 3 ноябрь 1938(1938-11-03) (85 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист
Җефет Рәмзия
Балалар уллары Ришат, Айрат
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре
Хәниф Хәйруллин исемендәге премия

Биографиясе үзгәртү

Равил Мөбәрәк улы Гыймадиев 1938 елның 3 ноябрендә Актаныш районы үзәге Актаныш авылында эшче-хезмәткәр гаиләсендә туган. Сабый чагы Татарстан АССРның Ворошилов районы (хәзер Сарман районы) Шәрләрәмә авылында узган. 1947―1957 елларда Сарман районы үзәге Сарманда урнашкан урта мәктәптә укый. Армиягә алынганчы, Сарманда район үзәге оешмасында йөкче булып эшли. 1957―1960 елларда Совет Армиясе сафларында: бер ел хәрби авиация мәктәбендә укый, 2 ел СССР Хәрби-Һава көчләрендә Ил-26 бомбардировщигында радист-укчы булып хезмәт итә. Хәрби-тикшкеренү институтына хезмәт күрсәтү эскадрильясында бортрадист булган. Шул вакытта булачак космонавт Юрий Гагарин белән очрашкан. Армиядән кайткач, Теләнче-Тамак урта мәктәбендә математика укыта. 1967 елда читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

1961 елдан Сарман район газетасында («Ленинчы») эшли: 1961―1963 елларда әдәби хезмәткәр, 1963 елдан партия һәм хатлар бүлекләре мөдире, җирле радио хәбәрчесе, редакциянең җаваплы сәркатибе булып, 22 ел мөхәррир урынбасары, 2000 елның 1 июленнән «Сарман» радиосы редакторы.

Җәмәгать эшләре башкара: ун ел ВЛКСМ райкомы бюросы әгъзасы, 25 ел пропагандист, лектор булып эшли, 36 ел Сарман район Сабантуе комментаторы булып тора һ.б.

1970 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы Р. Гыймадиев мәктәп елларыннан ук газеталарда языша. Язмаларында гаделлек өчен көрәшә, хакыйкатьне ярып салырга тырыша. Татарстан мәдәният министрлыгы уздырган конкурсларда җиңгән «Кырлар дәшә», «Корыч шулай чыныкты», «Икмәктә ― хикмәт» һ. б. сценарийлар авторы. Бу хезмәтләре аерым җыентык булып басылып чыккан, республиканың мәдәният оешмаларында кулланыла. «Әлмәтем ― гүзәл бишегем» (2008), «Бәйгеләрдән ― яңа гасырга» (2010), «Без ― авыл балалары» (2013) җыентыклары авторы.

Бүләкләре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Рәмзия, Татарстанның атказанган икътисадчысы. Балалары: уллары Ришат, Айрат институт тәмамлаган, нефть тармагында эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Хәниф Хәйруллин исемендәге премияне тапшыру тантанасы.(үле сылтама) Сарман муниципаль районы рәсми сайты, 12.09.2023

Файдаланылган әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү