Хәниф Хәйруллин исемендәге премия

Хәниф Хәйруллин исемендәге премия (рус. Премия имени Ханифа Хайруллина) — 2019 елда Сарман районында «Татмедиа» АҖ «Сарман» мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарафыннан булдырылган журналистика һәм публицистика өлкәсендәге премия. 2023 елдан район күләмендә тапшырыла[1].

Хәниф Хәйруллин исемендәге премия
Ил Татарстан байрагы Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Хәниф Хәйруллин
Премиянең дипломы

Максаты үзгәртү

Төп мәкалә: Хәниф Хәйруллин

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1974 елдан), журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981), Сарман районында чыгучы «Ленинчы» (хәзерге «Сарман») гәҗитенең һ. б. район гәҗитләренең 19561993 еллардагы җаваплы сәркатибе Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин (19311998) исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган.

  • Журналистика һәм публицистика өлкәсендә яңа талантларны барлауга ярдәм итү.

Нигезләмә үзгәртү

  • Премияләр «Сарман» мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән тыгыз элемтәдә булып, «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталары битләрендә даими бастырылып килә торган һәм иң кызыклы дип табылган язмалар авторларына тапшырыла.
  • Җиңүчеләр өч яшь категориясендә — өлкән, урта буын һәм яшьләр арасында сайлап алына.
  • Бүләкләр Татарстан матбугаты көнендә тапшырыла.

Статус үзгәртү

  • Диплом белән раслана.
  • Акчалата бүләк бирелә.

Хәниф Хәйруллин исемендәге премия милли мәдәният, әдәбият һәм сәнгать (рәсем сәнгате, музыка, театр, декоратив-гамәли) үсешенә зур өлеш керткән, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык белән аерылып торган, автор стиленең үзенчәлегенә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган гражданнарның күренекле казанышларын тану максатында бирелә. Кандидатларны тәкъдим итү 1 августтан башлана һәм 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Конкурска нәтиҗә 12 сентябрьдә үткәрелә[1].

Иганәче булып, Хәниф Хәйруллинның улы Ленар Хәйруллин катнаша.

Премия лауреатлары үзгәртү

2019 ел нәтиҗәләре буенча үзгәртү

  • Клара Вәлишина, хәбәрче (Сарман)
  • Ландыш Шәйдуллина, укытучы, хәбәрче (Җәлил)
  • Илназ Дәүләтбаев, мәгариф бүлеге белгече (Сарман)

2020 ел нәтиҗәләре буенча үзгәртү

2021 ел нәтиҗәләре буенча үзгәртү

2023 ел нәтиҗәләре буенча үзгәртү

әдәбият өлкәсендә премия
  • Равил Мөбәрәк улы Гыймадиевка (1938 елгы), СССР Журналистлар берлеге әгъзасы (1970), Хәниф Хәйруллинның укучысы, Х. Хәйруллинның әдәбият әсәрләрен бастыруга зур өлеш керткән.
туган якны саклау һәм өйрәнү өлкәсендә премия
  • «Яхшы Каран ― таллы бишегем...» тарихи-публицистик басмасының редакция коллегиясенә (Назыйфа Әлмөхәммәтова, Зөлайха Ямаева, Фәүзия Гыйздетдинова, Ильмира Шәйдуллина, Розалия Гыйниятуллина, Альбина Фәтхетдинова).
гамәли сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен премия

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Хәниф Хәйруллин исемендәге премияне тапшыру тантанасы.(үле сылтама) Сарман муниципаль районы рәсми сайты, 12.09.2023
  2. Зөлфия Шәрипова. Хәниф Хәйруллин премиясе лауреатлары бүләкләнде. «Сарман», 10.09.2021

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү