Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы (Одинцово районы)

Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы (рус. Собор Воскресения Христова) — РФ кораллы көчләренең төп (православие) гыйбадәтханәсе. Мәскәү өлкәсенең Кубинка шәһәреннән ерак түгел «Патриот» паркында төзелгән. «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, шулай ук рус халкының барлык сугышларда сугышчан батырлыгына багышланган». Гыйбадәтханә халыктан кергән иганә һәм Мәскәү белән Мәскәү өлкәсенең бюджет акчасына төзелгән. Аның территориясендә Россия дәүләтенең һәм аның Кораллы көчләренең барлыкка килүе тарихына багышланган күргәзмә экспозициясе урнаштырылган.

Чиркәү
Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы —
РФ кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе

рус.  Собор Воскресения Христова
Главный храм Вооружённых сил России
Гыйбадәтханә төзелеше тәмамлана
Гыйбадәтханә төзелеше тәмамлана
Гыйбадәтханә төзелеше тәмамлана
Ил Россия
Шәһәр Мәскәү өлкәсе, Одинцово районы, Кубинка, «Патриот» паркы
Дин православие
Мәхәллә Мәскәү өлкәсе епархиясе 
Бина төре чиркәү
Нигезләнгән 2018, сентябрь
Төзелеш еллары 20182020
Төп даталар:
Приделы 4
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

РФ кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Кубинка шәһәреннән ерак түгел «Патриот» паркында төзелгән. Гыйбадәтханә төзелеше 2018 елның сентябрендә башланган һәм, РФ Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 598 көн дәвам иткән, 2020 елның 9 маенда тәмамланган[1][2]. Гыйбадәтханә ирекле иганәләр акчасына һәм Мәскәү белән Мәскәү өлкәсенең бюджет акчасына төзелгән. РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, гыйбадәтханәнең төп иконасы (рус. Икона Спас Нерукотворный) өчен акчаны Владимир Путин биргән[3].

Тасвирлама үзгәртү

Гыйбадәтханәнең биеклеге (тәресе белән бергә) проект буенча 95 метр тәшкил итә.

Төп гөмбәзе барабанының диаметры 19,45 метр тәшкил итә. 1945 елБөек Ватан сугышы тәмамланган ел.

Чаң оясының биеклеге 75 метр тәшкил итә. 2020 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тула.

Кече гөмбәзенең биеклеге 14,18 метр тәшкил итә. 1418 көн һәм төн Бөек Ватан сугышында сугыш хәрәкәтләре дәвам итә.

Архитектура стиле үзгәртү

Гыйбадәтханә монументаль рус стилендә проектланган, заманча архитектура алымнарын һәм православие храмнары өчен уникаль яңалыкларны үз эченә алган. Бинаның фасадлары металл белән, сводлары — пыяла белән бизәлә.

Янкормалары үзгәртү

Дүрт янкорманың һәрберсе РФ кораллы көчләренең бер төрен һәм гаскәрләрен яклаучы — изгегә багышлана.

  • Изге пәйгамбәр Илия янкормасы — Хәрби-космос көчләрен һәм Һава-десант гаскәрләрен яклаучы.
  • Изге апостол Андрей Первозванный янкормасы — Хәрби-Диңгез флотын яклаучы.
  • Изге Бөек газапланучы Варвара янкормасы — Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрен яклаучы.
  • Изге Александр Невский янкормасы — Коры җир гаскәрләрен яклаучы.

«Хәтер юлы» галереясы үзгәртү

Комплекс территориясендә Бөек Ватан сугышында сугыш хәрәкәтләре барган 1418 көн һәм төн истәлегенә 1418 адым озынлыктагы «Хәтер юлы» галереясы (мультимедиа музее) булдырыла. Галереяда микрофотография технологиясе ярдәмендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның дистәләрчә миллион фотосурәте урнаштырыла.

Ачылу үзгәртү

2020 елның 14 июнендә ачыла. Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл гыйбадәтханә рухание (рус. настоятель) вазифасын үзенә ала. Гыйбадәтханә патриарх җәмигы дәрәҗәсендә булачак[4].

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү