Прибельский (Кырмыскалы районы)

торак пункт (Кырмыскалы районы, Башкортстан, Россия)

Прибельский (баш.  Прибельский, рус. Прибельский), 1961 елның 14 мартына кадәр Шикәр заводы бистәсе (рус. поселок Сахарный завод) ― Башкортстанның Кырмыскалы районында урнашкан торак пункт, авыл (2005 елга кадәр шәһәр тибындагы бистә). Прибельский авыл советы авыл җирлеге административ үзәге. 2002 елда халык саны 4 959 кеше, 2021 елда 4 241 кеше тәшкил иткән.
Почта индексы — 453012, ОКАТО коды — 80235851001.

Прибельский
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Прибельский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Прибельский сельсовет[d]
Халык саны 4859 (2010)[2]
Почта индексы 453012
Карта

Бистә 1942 елда барлыкка килә һәм шикәр заводы төзелеше белән бәйле. СССРның азык-төлек сәнәгате халык комиссариаты карары буенча Башкортстанда беренче шикәр заводы төзү турында карар кабул ителә. 1950 елның 31 декабрендә Карлыман шикәр заводының беренче продукциясе алына. Завод белән бергә яңа торак пункт — Шикәр заводы поселогы төзелә. 1951 елда 400 урынга урта мәктәп, 13 торак йорт, 60 урынга балалар бакчасы, икмәк пешерү пекарнясы – ашханә, төп завод корпусы, насос станциясе сафка кертелә, кагат кыры төзекләндерелә, ярдәмче хуҗалыкка нигез салына. 1952 елда Карлыман сөт-консерв комбинаты төзелеше тәмамлана. Поселокның беренче урамы Чапаев урамы була. 1961 елның 14 мартында Шикәр заводы поселогы Прибельский дип үзгәртелә.

2005 елга кадәр әлеге торак пункт шәһәр тибындагы бистә статусына ия булган.[3]

Географик урыны

үзгәртү

Агыйдел елгасының сул ярында, Куйбышев тимер юлының Шикәр заводы тимер юл станциясеннән 5 км ераклыкта (УфаЫрынбур линиясендә) урнашкан.

Ара[4]

Халык саны

үзгәртү
Халык саны
1970[5]1979[6]1989[7]2002[8]2009[9]2010[10]
540944684111495949164859

Сәнәгать

үзгәртү

Торак пункт предприятиеләре авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнәләр.

  • Карлыман шикәр заводы (эшләми).
  • Карлыман сөт-консерв комбинаты (җитештерүчәнлеге елына 22 млн банка сөт консервалары, 400 тонна терлек мае, 1400 тонна тулаем сөт продукциясе).

Шәхесләр

үзгәртү
  • Эльвина Әхнәф кызы Салихова (1973), филология фәннәре докторы (2008), УГАТУ профессоры.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  3. Закон Республики Башкортостан от 21.06.2006 № 329-з «О внесении изменений в административно-территориальное устройство Республики Башкортостан в связи с образованием, объединением, упразднением и изменением статуса населенных пунктов, переносом административных центров».
  4. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  5. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  6. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  7. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
  8. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  9. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  10. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү