Подгорный (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Подгорный (рус. Подгорный, Тау асты) ― Татарстан АССР Зәй районы Поповка авыл советына караган, 1949 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].

География

үзгәртү

Авыл Баграж елгасының биек уң ярында, Кашка таудан (биеклеге — 212 метр) 1,5 км түбәнрәк, Зәй тимер юл станциясеннән 9 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.345278, озынлык 52.176081[3].

Демография

үзгәртү
Халык[4][5]
1912
147

Төп халык ― руслар.

Яңа торак пункт төзелү Пётр Столыпинның аграр реформасы (1906―1911 еллар) белән турыдан-туры бәйле. Зәйнең 6 гаиләсе казнадан бер тирәдән җир ала һәм берләшеп, отруб ясый. Әүвәл алар Поповка (1913 елдагы исеме Зур Поповка) авылыннан ерак булмаган инеш ярында нигез сала, яңа торак пунктка Яңа Поповка исеме бирелә[2]. Әмма корылык булган елларда инешнең суы кибә торган булгач, кешеләр яңа урынга күчәргә мәҗбүр була. Баграж елгасының биек уң ярында төпләнеп, үзләре яшәячәк торак пунктны Подгорная Поповка (Тау асты Поповкасы) дип атый, соңрак авыл Подгорный (поселок) исеме белән йөртелә. Беренче күчеп килүчеләрнең фамилияләре билгеле: Челнинскийлар (3 гаилә), Гаделшиннар (2 гаилә), Веселовлар (2 гаилә), М. Басков, И. Шаронов, К. Чурбанов, Ф. Мачтаков, П. Хорев, Бородин һ. б.[4]

Подгорный крестьяннары дәүләт крестьяннары категориясенә кергән һәм Зәй авыл җәмгыятенә караган.

1913 елда хуҗалыклар буйлап үткәрелгән исәп буенча, авылда 6 атсыз хуҗалык булган, 19 хуҗалык 1―2 ат тоткан, 1 хуҗалык 3 ат җиккән. 5 хуҗалык мал-туар тотмаган, кәсепчелек белән шөгыльләнгән, үзләренә тигән җирне авылдашларына яки Иске Зәй кешеләренә арендага биргән[6]. Җирсез хуҗалыклар булмаган, 15 хуҗалыкның 3―5 дисәтинә, 8 хуҗалыкның 5―10 дисәтинә, 3 хуҗалыкның 10―15 дисәтинә җире булган. 8 хуҗалыкның сыеры булмаган, 14 хуҗалык 1-әр, 4 хуҗалык 2-шәр сыер асраган[5].

1917 елгы инкыйлабны авыл халкы тыныч, конфликтсыз кабул иткән.

1918—1920 еллардагы Ватандашлар сугышы вакытында авылга маҗарлар һәм ак чехлар кереп, авыл халкыннан Ак гаскәр өчен йөртүчесе булган атлар таләп иткән.

Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1931 елда «Заря» (Таң) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. Беренче рәисе итеп П. В. Хорев сайлана. Аннан соң колхоз рәисе булып М. Басков, В. Филинов эшли[4].

Авылның үз мәктәбе булмый, уку яшендәге балалар Винокуровкада 1935 елда ачылган мәктәпкә йөреп укый.

Бөек Ватан сугышыннан (1941—1945 еллар) соң күмәк хуҗалыкта ир-ат көче җитмәгәне нык сизелә. «Заря» колхозын башта «Восток» (Винокуровкада) хуҗалыгы белән, соңрак Поповка, Липатовка һ. б. авыллар белән берләштерәләр. 1959 елда элекке Подгорный хуҗалыгы җирләре «Завет Ильича» артеленә (үзәге Иске Зәй) кушыла. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тарала башлый. Кайбер гаиләләр Винокуровкага күченә, кайберләре тирә-яктагы шәһәрләргә барып төпләнә.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена, 1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостена, 1930 елдан Чаллы районына, 1944 елдан Ямаш районына караган [2].

Поповка авыл советына караган, 1950—1970 елларда юкка чыккан Липатовка, Винокуровка, Зәй терлек базасы һәм Кече Баграж кебек авыллардан беренче булып, 1949 елда Подгорный авылы яшәүдән туктый[2][7].

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район, archived from the original on 2021-09-04, retrieved 2021-09-14 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Поповское сельское поселение. Краткая историческая справка, archived from the original on 2021-08-28, retrieved 2021-09-14 
  3. Заинск на карте.
  4. 4,0 4,1 4,2 Подгорный. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 189.
  5. 5,0 5,1 Подгорный посёлок /Подгорная Поповка. forum.vgd.ru
  6. Подворная перепись крестьянского хозяйства Уфимской губернии. Мензелинский уезд / Зав. стат. отделом М. П. Красильников. Уфа: Электр. типография тов. «Печать», 1913. — 264 с.
  7. История села Поповка. 2021 елның 14 сентябрь көнендә архивланган. «Татары без границ»