Санкт-Петербург җәмигъ мәчете

Санкт-Петербург шәһәренең җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть Санкт-Петербурга) – Россия империясенең Европа өлешендәге иң зур мәчете, мөселман гыйбадәтханәсе, ислам архитектураы һәйкәле. Санкт-Петербургның Петроград ягында, Кронверк проспекты һәм Ат тыкрыгы кисешкән урам чатында урнашкан.[1]

Мәчет
Санкт-Петербург шәһәренең җәмигъ мәчете
рус. Соборная мечеть Санкт-Петербурга
Ил Россия
шәһәр Санкт-Петербург
Дин Ислам
Мәхәллә Санкт-Петербург мөфтияте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләүче Гатаулла Баязитов
Беренче телгә алу 1881
Нигезләнгән 1909
Төзелеш еллары 19091920 еллар
Төп даталар:
1906 (рөхсәт алыну)
1909 (нигезләү)
1913 (беренче намаз укылу, ачылу) )
1927-1930 (ябылу),
1940-1956 (ябылу) )
1956 (гамәлдә)
Халәте гамәлдә
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 7801089000объект № 7801089000

Тарих үзгәртү

1798 елда биш йөздән артык мөселман хәрби хезмәтчесе намаз йортына һәм зиратка урын алу өчен гариза яздылар. 1803-1804 елларда Санкт-Петербургта, хәрби бүлек боерыгы буенча, мәчет проектлары тормышка ашырылды. Архитекторлар Андрей Воронихин (татар ишегалды, 1804) һәм Луиджи Руска (Измаилов тормыш сакчылары полкындагы татар мәчете, 1803). Ике проект та тормышка ашмады. Догалар өчен бүлмәләр казармада урын бүленгән. 1862-нче елда түрәләр Санкт-Петербургта манара белән таш мәчет төзү өчен акча җыюдан баш тарттылар, хәрби сакчы Ахун Мөхәммәд-Алим Хантемиров. 1869-нчы елда халык санын алу мәгълүматларына караганда, Санкт-Петербургта даими яшәүче 1700 мөселман арасыннан 1,585 татар булган.[2]

 
Сәет Габделәхәт хан
 
Сәет Алим хан, 1911,
Прокудин-Горский фотографиясе

Санкт-Петербург ахуны Гатаулла Баязитов Россиянең төньяк башкаласында җәмигъ мәчетен төзетүдә башлап йөрүче, төп оештыручы була. 1881 елда Петербург мөселман җәмгыяте исеменнән Россия хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 1906 елда гына рәсми рәвештә мәчет төзү өчен ил буенча акча җыю хәрәкәтен башлап җибәрергә рөхсәт алына. 1910 елның февралендә күп санлы дәрәҗәле кунаклар катнашында нигез ташын салу тантанасын оештыра.[3]

Мәчет төзелешенә акчаны татар сәнәгатькәрләре, Бохара әмире Сәет Габделәхәт хан бирә. Гатаулла хәзрәт вафатыннан соң мәчет төзелеше идарәсен аның улы Мөхәммәтсафа җитәкли. 1913 елның 21 февралендә беренче намаз укыла. Романовлар династиясенең 300 еллыгын бәйрәм итүнең икенче көнендә, 22 февральдә тантаналы ачу була. Бохара әмире Сәет Алим хан, Хива ханы Сәет Әсфәндияр-Баһадур катнаша.[4]

Инкыйлабтан соң үзгәртү

 
Җәгъфәр Пончаев

Мәчет бинасы 1909-1920 еллар аралыгында архитектор Н.В. Васильев проекты буенча инженер С.С. Кричинский һәм архитектор А.И. фон Гоген катнашында корыла. Коръән сурәләрен төшерүдә төрки телләр белгече А.Н. Самойлович катнаша.

1927-1930, 1940-1956 елларда ябылып тора. 1940 елда медицина кораллары келәте булып хезмәт итә.

1977-2012 елларда мәчет имамы — мөфти Җәгъфәр Пончаев (1940-2012).[5]

Махачкала шәһәрендә җәмигъ мәчете ачылганчы Россиядә иң зур мәчет саналды.

Бина үзгәртү

Җәмигъ мәчете ике манаралы, балконлы гыйбадәт залы гөмбәз белән капланган. Сәмәрканд һәм Каһирә архитектура мәктәпләре стиле кулланылган. Манарадан азан әйтелми.

Беренче катта ир-атлар өчен, икенче катта хатын-кызлар өчен намаз урыны билгеләнгән. Өченче катта якшәмбе көнне эшли торган мәдрәсә урнашкан.

Озынлыгы 45 м;

Киңлеге 32 м;

Баш гөмбәзенең биеклеге 39 м;

Манаралары биеклеге 48 м;

5000 кеше сыя.

Кызыклы факт үзгәртү

Мәчетне карау өчен башка диндәге кешеләргә «Дин тарихы дәүләт музее»нда «Санкт-Петербургның көнчыгыш йөзе» (рус. Восточный лик Санкт-Петербурга) дигән экскурсиягә язылырга кирәк.

Әдәбият үзгәртү

1. Аминов, Д. А. Санкт-Петербургская соборная кафедральная мечеть: исторический очерк. — СПб., 1992.

2. Витязева, В. А. Соборная мечеть — памятник петербургского модерна // История Петербурга. — СПб., 2002. — № 1.

Чыганак үзгәртү

1. Я.Янбаева. Потомки Баязитова. СПб: Петербургское востоковедение,1994.

2. Историческая геналогия татарского народа (төзүче А.Б. Беляев). К.: Татарстан китап нәшрияты, 2012, 217 бит — ISBN 978-5-298-02215-6

Сылтама үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар-информ сайты
  2. Загидуллин И. К., Исламские институты в Российской империи. Мусульманская община в Санкт-Петербурге XVIII — начало XX вв. Казань. 2003. C. 61
  3. Дин тарихы музее сайтында, archived from the original on 2014-01-07, retrieved 2014-10-17 
  4. «Санкт-Петербургские ведомости», 23 февраля (8 марта) 1913, № 44, стр. 3.
  5. Татар-информ