Педер Хузангай музее (Сиктерме-Хузангай)

Педер Хузангай музее (чуаш. Петӗр Хусанкайӑн музейӗ) — Татарстан Республикасы Әлки районы Сиктерме-Хузангай (2022 елдан Сихтермә) авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей), С. М. Лисенков исемендәге музейның филиалы. Бүлекчә экспозициясе Чуаш АССР халык шагыйре Педер Хузангай (1907-1970) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Педер Хузангай музее
Дәүләт  Россия
Карта

Педер Хузангай музее
филиал
Нигезләү датасы 2002
Урын 422898 ТР, Әлки районы,
Сихтермә, Май ур., 1А
Директор М. А. Платонова
О. В. Мурзин (филиал директоры)
Сайт Музей сайты
П. П. Хузангай

Тарих үзгәртү

2000 елның июлендә Чуашстанның мәдәният һәм милләтләр эшләре буенча министрлыгы Әлки районы башлыгы Ф. М. Дәүләтшинга күренекле чуаш язучысы Педер Хузангайның туган авылы Сиктермедә (1981 елдан Хузангай, 2004 елдан Сиктерме-Хузангай) музей ачу тәкъдиме белән чыга. Авылның яңа төзелгән мәдәни үзәгендә музей өчен 148, 5 кв. м. мәйдан бүлеп бирелә. Музей концепциясен булдыруда шагыйрьнең хатыны ССРБ халык артисты В. В. Кузьмина (1923), улы Атнер Хузангай (1947) катнаша. Гаиләсе музейга 200 данә экспонат тапшыра. Музейны Чуашстан рәссамнары (Н. Ф. Толстов һ. б.) бизи. 2002 елның 5 февралендә музей ачыла. Ачылу тантанасында ТР Дәүләт шурасы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, ЧР Дәүләт шурасы рәисе М. А. Михайловский, ТР мәдәният министры (1999-2005) И. Г. Тарханов, шагыйрь Ренат Харис, П. Хузангайның хатыны В. К. Кузьмина, туганнан туган энесе РФ Дәүләт думасы депутаты И. И. Казанков катнаша[1][2]. Чуаш язучысы Педер Хузангайга багышланган экспозициядә шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты, Казанда көнчыгыш педагогия техникумында һәм педагогия институтында укуы, Мәскәүдәге тормышы, сугыш кырларындагы көнкүреше, иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеге чагылган.

Тасвирлама үзгәртү

Музейның күргәзмә мәйданы 110 кв. м. (бер зал). Төп фондта 515, ярдәмче фондта 276 экспонат саклана. Экспозициядәге 5 витринада, 10 планшетта һәм ике интерьерда бөек чуаш язучысының күпкырлы эшчәнлеге күрсәтелә[3]. Беренче интерьерда шагыйрьнең балачагы узган чуаш авылы өе ясалган. «П.П. Хузангайның эш бүлмәсе» интерьеры шагыйрьнең Чабаксарда 1950-1960-елларда яшәгән фатирындагы эш бүлмәсен кабатлый. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары, шәхси әйберләре, күп төрле сәяхәтләре вакытында язучыга бүләк ителгән әйберләр күрсәтелә. Экспозиция 9 темага бүленгән:

  • Шагыйрьнең иҗади юл башы. 1923-1925 еллар лирикасы.
  • Әдәби эшчәнлеге башлану чоры. 1926-1930 еллар.
  • 1930-еллар – яңа әсәрләр. Сәяси репрессия еллары.
  • Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар.
  • Сугыштан соңгы иҗаты. Иҗтимагый эшчәнлеге.
  • Онытылмас очрашулар. «Хузангай һәм Татарстан» бүлеге.
  • Тәрҗемәләре.
  • Гомеренең соңгы еллары.
  • Хәтер.

Беренче витринада шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты тасвирлана. Икенче витринада Казанда яшәве, көнчыгыш педагогия техникумында һәм педогогия институтында укуы күрсәтелә. Өченче витрина аның Мәскәүдәге тормышына багышланган. Дүртенче витрина шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы фронтларындагы көнкүреше турында сөйли. Бишенче витринада П.П. Хузангайның иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеге чагылган. «Авыл өе» күргәзмәсендә алдында Хузангай чукындырылган Николай-Чудотворец чиркәвеннән икона урнаштырылган. Шулай ук язучының туган авылы тарихы турында мәгълүмат алырга була: музейда Идел буе Болгары чоры археология истәлекләре, документлар, карталар урнашкан.

Әдәбият үзгәртү

  1. И. Газиз. Әлкием, бәллием. Казан, 1996.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гульнар Залялова. Открылся музей Хузангая 2019 елның 3 июнь көнендә архивланган.. «Республика Татарстан», 07.07.2002
  2. Музей народного поэта Чувашии Петра Хузангая на его родине
  3. Музей П. Хузангая 2019 елның 3 июнь көнендә архивланган.. Алькеевский муниципальный район(рус.)