Панамада ислам

Панамада азчылык дине

Панамада ислам (исп. Islam en Panamá, гарәп. الإسلام في بنما‎) ― азчылык дине. Pew тикшеренү үзәгенең 2009 ел өчен хисабы нигезендә, Панамада 24 000 мөселман исәпләнә, алар ил халкының (4,3 млн кеше, 2021 елга) 0,7 % ын тәшкил итә [1].

Панамада ислам
Дәүләт  Панама
 Панамада ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Ислам мәдәни үзәге. Колон шәһәре
Колон мәчете манарасы
Ислам мәдәни үзәге. Читре шәһәре

Тарих үзгәртү

Беренче мөселманнар үзгәртү

1552 елда алтын приискаларында эшләү өчен испаннар тарафыннан Көнбатыш Африкадан алып киленгән мандинка халкы(ингл.) вәкилләре Панамада беренче мөселманнар булган [2]. Ул вакытта мандинка халкы, нигездә, анимистлар һәм мөселманнар булган, һәм аларны кертү Испания законнары белән тыелган, әмма, шуңа да карамастан, әлеге канун бозылган. 1552 елда якынча 500 кешедән торган төркем Панаманың Атлантик океан яр буена килгән батып баручы корабтан качкан. Алар Байано(ингл.) (Вайно, Bayano, Vaino) исемле кешене колонизаторлар белән көрәштә лидер итеп сайлый. Алар хәзер Дарьен провинциясе буларак билгеле җирләрдә, Сан-Мигель култыгы, Сан-Блас утравы һәм Байано хөрмәтенә аталган Байано елгасы буенда урнашкан районнарда мөселман җәмгыяте һәм мәчетләр булдыралар. Колонизаторларга каршы беренче баш күтәрү 1548―1558 елларда [3], икенчесе 1579―1582 елларда була. Байано, сөйләшүләр башлау өчен, Панаманың колониаль губернаторы, испан конкистадоры Педро де Урсуа(ингл.) белән элемтәгә керә, әмма ул баш күтәрүчеләр лидерын уңышлы әсир итә, әүвәл Перу суды каршына, аннан Испаниягә җибәрә, Байано шунда үлә. Байано үлеменнән соң, Панамада ислам эзләрен бөтенләй юкка чыгару бара. Панамада калган мөселманнар белән нәрсә булып бетүе, аларның алдагы язмышы турында бернинди мәгълүмат та юк.

Икенче дулкын үзгәртү

Икенче дулкын булып килгән мөселманнар дип, 1904–1913 елларда һәм, бигрәк тә, 1914 елда Панама каналы ачылганнан соң килгән һәм соңрак җирле хатын-кызларга өйләнгән ир-ат җенесеннән ялгыз мөһаҗирләр исәпләнә. 1929 елда Бомбейдан (Һиндстан) тагын бер төркем килә, соңрак ул төркем Панаманың пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнардан торган сөнни мөселман җәмгыятен формалаштыра. 1929―1948 елларда бу оешма (Панама мөселман миссиясе, Panama Muslim Mission) Панама-Ситида мәчет төзү кирәклеге турында идеяне башлап җибәрә. Гыйбадәт урыны яртылаш төзелеп бетә һәм бәйрәм намазларын уку өчен, шулай ук ислам нигезләрен өйрәнүче 25 ләп вест-индияле кара тәнле яңа мөселманнар өчен мәктәп буларак кулланылган.

Колонда тагын бер ислам җәмгыяте оеша, җитәкчеcе ― ямайкалы Бэзил Уст кан (Basil Ust kan). 1932 елда Панама-Ситида Шорт-стритта пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнардан торган мөселманнар җәмгыяте барлыкка килә. Алар 1963 елда җирле зиратта мөселман зираты булдыру өчен җир өлеше (участок) сатып ала. 1991 елда аерым урында мөселман зираты булдырылган.

1970-еллардан соң үзгәртү

1970-еллар уртасында «Ислам милләте хәрәкәте» йогынтысында булган һәм Абдул Ваһаб Джонсон (Abdul Wahab Johnson) һәм Сөләйман Джонсон (Suleyman Johnson) җитәкчелегендә җирле панамалылар Панама-Сити һәм Колонда сөнни ислам динен пропагандалый башлый. 1977 елда алар Колондагы гарәп сәүдәгәрләреннән 7-нче урамда һәм Колондагы Үзәк авенюда бина арендалау өчен финанс ала. Бу төркем, белем һәм ярдәм җитмәү сәбәпле, ахыр чиктә таркалган. 1965―1973 елларда пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнар балаларына Панама-Ситиның Үзәк авенюсындагы бинада ислам нигезләрен өйрәтә башлый. 1978 елда гыйбадәтләр өчен Перехил районындагы бинаны арендалый. 1982 елның 15 гыйнварында Колон шәһәрендә Ислам мәдәнияте үзәге (El Centro Cultural Islámico de Colón) төзелеп бетә. Әлеге бина төзелешен Ливиядә урнашкан Ислам дәгъват җәмгыяте (Islamic Call Society) [4] һәм һиндстанлы җирле сәүдәгәр Саломон Бхикху (Salomon Bhikhu) финанслаган.

Мәчетләр үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Панама-Сити җамигъ мәчете күренешләре.

Панамада беренче мәчет Әхмәдия мөселманнары җәмгыяте тарафыннан 1930 елда төзелә [5].

Панама-Ситида җамиг мәчете 1981 елда ачылган. Мәчет 500 гә кадәр дин тотучыны сыйдыра [6][7].

1997 елның мартына Панамада дүрт мәчет, 2019 елда барлыгы ун мәчет исәпләнә[8].

Панама мөселманнары Никарагуа мөселманнарына 1991 елда Сан-Хуан шәһәрендә беренче мәчетне төзүдә финанс ярдәме күрсәткән [9]..

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Archived copy. әлеге чыганактан 2011-05-19 архивланды. 2022-01-22 тикшерелгән.
  2. Islam Outside the Arab World by David Westerlund, Ingvar Svanberg, pg. 452
  3. . ISBN 978-84-7719-393-7. https://books.google.com/books?id=5XElAQAAIAAJ. 
  4. http://www.globalphilanthropy.ca/images/uploads/World_Islamic_Call_Society.pdf
  5. Ingvar Svanberg, David Westerlun (6 December 2012). Islam outside the Arab world. Routledge. ISBN 978-0-7007-1124--6. https://books.google.com/books?id=jTVjWTllOGgC&pg=PT420. Retrieved May 6, 2014. 
  6. Masjid Jama di Panama (id) (2 October 2019).
  7. Guidos, Rhina. Panama mosque offers free water to World Youth Day pilgrims, America Magazine (25 January 2019).
  8. Masjid Jama di Panama
  9. Elhamalawy, Salma Celebrating Ramadan from Chile to China. October 2003