Никарагуада ислам
Никарагуада ислам (исп. El Islam en Nicaragua, гарәп. الإسلام في نيكاراغوا ) ― азчылык дине. АКШ Дәүләт департаменты тарафыннан Никарагуада ислам диненә карата бастырылган 2007 ел статистикасы буенча, илдә 1200―1500 сөнни һәм шигый мөселман яшәгән. Алар, нигездә, чит ил гражданнары, яки Фәлистыйн, Ливан һәм Ираннан күчеп килеп, натуральләшкән гражданнар яки беренче ике төркемдә туган, Никарагуаның ислам динен кабул иткән җирле халкы.
Никарагуада ислам | |
Дәүләт | Никарагуа |
---|
Илнең башкаласы Манагуада Ислам мәдәни үзәге (Centro Cultural Islámico Nicaragüense) мөселманнар өчен төп намаз кылу урыны булып хезмәт итә, анда 320 гә якын ир-ат даими рәвештә йөри. Күренекле бай мөселманнарның өйләрендә гыйбадәт бүлмәләре булса да, Гранада, Масайя, Леон һәм Чинандега мөселманнары Манагуа Ислам мәдәни үзәгенә җомга намазына килә. 2007 елның маенда Манагуа Ислам мәдәни үзәгенең сөнни лидеры, мөселман җәмгыятендә Иран йогынтысы көчәю сәбәпле, эштән куыла һәм аны шигый дини лидер алыштырырга тиеш була [1].
Тарих
үзгәртүБеренче мөһаҗирләр
үзгәртүXIX гасыр ахырында Никарагуада, Үзәк Америкада иң эреләрдән саналучы, мөселманнар һиҗрәте (күченүе) булган. Күченгәннәрнең күбесе – Фәлистыйн гарәпләре. Госман империясеннән Беренче бөтендөнья сугышы чорында фәлистыйнлы 40 гаилә күчеп килгән [2]. Әлеге беренче мөһаҗирләр Ислам мәдәни тамырларын тиз югалта һәм катнаш никахлар аркылы җирле халык белән аралашып бетә, еш кына, хөкүмәт басымы астында, христиан динен кабул итәргә мәҗбүр була [2].
1890–1940 елларда Никарагуа һәм Латин Америкасының күп кенә башка илләре гарәпләрнең күчеп килүенә каршы кануннар кабул итә яки килгән гарәпләрнең коммерция эшчәнлеген чикли торган карарлар чыгара [3].
1960–2000 елларда күчүчеләр
үзгәртүИкенче төркем, белемлерәк, әмма беренче төркем белән чагышытырганда, Ислам диненә артык бирелмәгән мөселманнар 1960-елларда килә башлый. Бу төркемгә Никарагуадагы ике зур вакыйга йогынты ясый: 1972 елда Никарагуада җир тетрәү һәм 1979 елгы Никарагуа революциясе. Ул вакытларда күп кенә фәлистыйнлылар Төньяк Америкага күченеп китә яки кире Фәлистыйнга әйләнеп кайта. Илдә калган мөселманнар зур зыян күрә, аларның гаиләләре христиан динен кабул итәргә мәҗбүр була. 1990-еллар башында соңгы һәм иң кечкенә төркем мөһаҗирләр күченеп килә. Аларның күбесе Никарагуага АКШтан яки Фәлистыйннан кире кайтучылар булган. Шул вакытлардан бирле Төньяк Америка яки Палестинада булганнан соң, әлеге төркем мөселманнар, алдагы төркемнәргә караганда, үз мөселман мирасы һәм ислам дине нигезләре турында яхшырак белә башлаган. Бу күченүчеләр, илдә Ислам җәмгыятен торгызуда зур ярдәм итә [4]. Әмма Никарагуа хөкүмәте Пакистан, Һиндстан, гарәп яки башка мөселман илләреннән килгән ислам дәгъватчеләренә җирле халык арасында ислам динен таратуны тыйган [5].
2000 елда Никарагуада Фәлистыйн гарәпләре һәм аларның нәселеннән 500 гаилә яшәгән. Никарагуага килгән фәлистыйнлылар, нигездә, христианнар була, мөселманнар саны аз булган, аларның күбесе Рамалла, Иерусалим, Бейт-Җәлә һәм Вифлеем шәһәрләре тирәсендәге авыллардан чыккан. Гомуми саннары буенча, Никарагуа фәлистыйнлылары ― Үзәк Америкада иң зур гарәп җәмгыяте.
Хәзерге заман
үзгәртүСөнни мөселманнар өчен ачылган Никарагуа мөселманнарының мәдәни берлеге (Asociación Cultural Nicaragüense-Islámica) җитәкчесе Фәхми Хәссән (Fahmi Hassan) әйтүенчә, мөселман җәмгыяте фәлистыйнлы һәм ливанлы мөһаҗирләрдән, шулай ук ислам динен яңа кабул иткән җирле халык вәкилләреннән тора [6]. Никарагуа башкаласындагы беренче мәчетне төзү эшенә (төзелеш бәясе 600 мең АКШ доллары булган) Гондурас эшмәкәре пакистанлы Йосыф Амдани ярдәм иткән, ул 350 мең АКШ долары күчергән. [7] [8].
1999 елда илдә Тын океан яр буендагы портлы Сан-Хуан шәһәрендә 3 мең метр мәйданлы җир участогында 1 000 кеше сыйдырышлы беренче мәчет төзелә. Мәчет төзелешенә Панама мөселманнары финанс ярдәме күрсәткән. Мәчеттә манарадан тыш, китапханә, гыйбадәт бүлмәсе, административ офис, балалар зонасы һәм мәктәп бар. Гыйбадәтләр ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә үткәрелә. Шулай ук испан телендә дини брошюралар таратыла [9].
Иранның Никарагуадагы илчелеге тырышлыгы белән шигый мөселманнар өчен Никарагуа ислам мәдәнияте үзәге (Centro Cultural Islámico Nicaragüense) ачылган. Иран белән Никарагуа дәүләтара элемтәләре илдә шигыйлар санын арттырган. 1979 елгы Иран ислам инкыйлабы һәм 1980-еллардагы Иран-Гыйрак сугышыннан качып, шигый мөселманнар күпләп күчеп килгән. Ираннан чыккан Никарагуа шигый мөселманнары әле дә, гарәп һәм испан телләрннән тыш, фарсы яки башка Иран телендә сөйләшә ала.
Никарагуадагы 2018 елда башланып киткән протестларда мөселман халкы пассив катнаша.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ International Religious Freedom 2007 2008 елның 24 июль көнендә архивланган. (Released October 2007, covers period of June 2006 to May 2007)
- ↑ 2,0 2,1 Marín Guzmán, Roberto (2000). A Century of Palestinian Immigration into Central America: A Study of Their Economic and Cultural Contributions. Editorial Universidad de C.R.. pp. 49–59. .
- ↑ Civantos, Christina (2005). Between Argentines and Arabs: Argentine orientalism, Arab immigrants, and the writing of identity. SUNY Press. p. 224. .
- ↑ The Islamic Bulletin, Islam in Nicaragua 2012 елның 18 февраль көнендә архивланган.
- ↑ Membangkitkan Lagi Dakwah Islam di Nikaragua. Republika Online, 31.12.2017
- ↑ Edwin Sánchez, Primer Imán de Nicaragua 2007 елның 10 март көнендә архивланган.. El Nuevo Diario. Domingo 14 de Marzo de 2004
- ↑ В столице Никарагуа построена первая мечеть. ИА "Инфо-Ислам", 11.11.2009(рус.)
- ↑ Steve Stecklow. A New Mosque in Nicaragua Fires Up the Rumor Mill WSJ.com, 10.11.2009(ингл.)
- ↑ Elhamalawy, Salma Celebrating Ramadan from Chile to China 2008 елның 21 август көнендә архивланган.. October 2003