Ольга Александрова-Гейнс

Казан меценаты
(Ольга Александрова-Һейнс битеннән юнәлтелде)

Ольга Александрова-Гейнс, Ольга Сергей кызы Александрова-Гейнс (рус. Ольга Сергеевна Александрова-Гейнс, 1847 ел, РИ, Казан губернасы, Казан1927 елның 29 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, меценат. Казан шәһәренең шәрәфле гражданы (1914)[1].

Ольга Александрова-Гейнс
Туган телдә исем Ольга Сергей кызы Александрова-Гейнс
Туган 1847(1847)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 29 октябрь 1927(1927-10-29)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Күмү урыны Җылантау Дөньядан күчү кәшишханәсе
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, меценат
Җефет Александр Һейнс
Ата-ана
  • Сергей Евсей улы Александров (әти)
  • Анна Михаил кызы Бородина (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ольга Александрова-Гейнс 1847 елда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әтисе — 1нче гильдия сәүдәгәре Сергей Евсей улы Александров чәй белән сәүдә итә һәм «Казан тире заводының пай буенча иптәшлеге» хуҗаларыннан берсе, 1842—1844 һәм 1851—1853 елларда — шәһәр башлыгы. Әнисе — Анна Михаил кызы Александрова (кыз фамилиясе Бородина) хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, ятимнәр яшәгән Александров приюты турында кайгырткан.

 
Александр балалар ятимханәсе бинасы

Әнисе вафатыннан соң, Ольга Сергей кызы Александров приютының хәйриячесе булып кала, аның хәйрия эшчәнлеге турында Император хатыны Мария учреждениеләре ведомствосына губернатор Николай Андреевский болай дип яза [1]:

  Химаяче О. С. Александрова приютның эчке идарәсендә чын-чынлап катнаша. Көннең төрле сәгатьләрендә көндез һәм кичләрен приютта берничә сәгать буе йөреп, бинаның тышкы тәртибенә һәм чисталыгына гына игътибар итеп калмыйча, һәр кызның уңышына аналарча сөенеп, аларның укуы, кул эшләре тотуы һәм тәртипләре турында сораша.  
 
Александров пассажы

Ольга Сергей кызы Александров приютындагы балалар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен бөтен көчен куя: аның акчасына ремонт ясала, җиһазлар, дәреслекләр, китаплар, төрле тәмле тәм-томнар сатып алына, балалар журналлары яздырып алына. Ятимнәр үзләрен өйләрендәге кебек тойсыннар, дип, Ольга Сергей кызы аларга мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итә.

Ольга Сергей кызы 1889 елда Александров приютының яңа бинасы (хәзерге Бутлеров ур., 30) төзелешенә кырык мең сум акча биргән.

 
Ксения гимназиясе бинасы

1889 елда Ольга Сергей кызының абыйсы Александр Сергей улы Александров вафат була. Төзелеше өчен 800 мең сум тотылган Александров пассажы мирас буенча Ольга Сергей кызына кала[2]. Туганнары вафатыннан соң, Ольга Александрова гаилә бизнесын сата һәм барлык акчаларын хәйрия эшчәнлегенә сарыф итә, ә Александров пассажының бинасы Казан шәһәренә музей өчен бүләк ителә[3]. Ольга Сергей кызы Александрова-Гейнс Казан хәйриячеләре арасында бердәнбер юмарт хатын-кыз була. О. С. Александрова-Гейнс шәһәргә йөз мең сум акча биргән, акча иганә итүенең максатын ул Сергей Дьяченкога адресланган хатында бәян иткән [1]:

  Казан шәһәрен кайгыртуыгызга теләктәшлек итеп, кадерле туганнарым: әтием Сергей Евсей улы, әнием Анна Михаил кызы, абыем Александр Сергей улы Александровларның һәм апам Людмила Сергей кызы Алафузованың истәлеген мәңгеләштерергә теләп, мин үз акчаларымнан шәһәр файдасына йөз мең сум акчамны иганә итәм.  

Соңрак Ольга Сергеевна Ксения хатын-кызлар гимназиясе бинасын сатып ала, моның өчен илле мең сум акча тота. 1917 елга кадәр Александрова-Гейнс әлеге гимназиянең шәрәфле багучысы булып тора.

 
Александр Константин улы Гейнс портреты (1896). Автор Илья Репин

1890 елда ул генерал-лейтенант Александр Константин улы Гейнска (1880—1882 елларда Казан губернатоpы) кияүгә чыга һәм ире белән Петербург шәһәренә китә. 1892 елда Ниццада Ольга Сергей кызының ире вафат була. Ире вафатыннан соң, О. С. Гейнс хәйриячелек белән шөгыльләнүен дәвам итә, иренең өч томлык публицистик хезмәтләрен бастыруга әзерли, 1897 елда нәшер итә.

1899 елда Казан мөселман хәйрия җәмгыяте үтенече буенча бина алу өчен ун мең сум акча бирә.

Революциядән соң, 1918 елның мартында үз особнягыннан куылган. Ольга Сергей кызы үзенең бай картиналар коллекциясен Төньяк-Көнчыгыш этнография һәм археология институтына тапшыра. Әлеге картиналарның кайберләре ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана[1]. Шулай ук бу музейда Ольга Александрова-Гейнсның Илья Репин ясаган портреты саклана[4].

Ольга Александрова-Гейнс 1927 елның 29 октябрендә үлә, Елантау монастыренда гаилә склепында җирләнә[5].

1999 елда Казан шәһәрендә узган «Александров пассажының хуҗабикәсе» күргәзмәсе Ольга Александрова-Гейнска багышланган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү