Җылантау Дөньядан күчү кәшишханәсе (Казан)

Җылантау Дөньядан күчү кәшишханәсе — төбәктә иң әүвәл барлыкка килгән праваслау кәшишханәләренең берсе, Казандагы Җылантауда 17-19 гасырлар рус дини архитектурасының комплекслы истәлеге. 1557 елда нигез салына. 17 гасырда беренче агач биналар урынында кирпечтән төзелә. Комплекста Дөньядан күчү (Успение) соборы (1625), бер гөмбәз белән тәмамланган, өч ярым түгәрәк апсидлы, дүрт почмаклы биек бина, Барлык изгеләр (Вcexсвятский) чиркәве (1861-1898, аскы каты 17 гасырда акташтан корыла), капка өстенә куелган Әләкси (Алексей) чиркәве (17 гасыр ахыры - 18 гасыр башы, «мәскәү» бароккосы стилендә, 19 гасыр ахырында капкасы томалана, аскы каты аш-су бүлмәсе итеп үзгәртелә), манаралы, дивардан ату урыннары һәм ябык галереяле кәшишханә коймасы (18 гасыр башы) 1822 елда үзгәртеп корыла. Кәшишханә нең күп кенә корылма һәм диварлары 1930-елларда җимерелә. 1998 елга кадәр Барлык изгеләр чиркәве, баш рухани бинасы (18 гасыр ахыры - 19 гасыр башы, классицизм стилендә) сакланган. 1998 елда Казан епархиясенә хатын-кызлар кәшишханәсе итеп тапшырыла.

Җылантау Дөньядан күчү кәшишханәсе
Карта
Төр кәшишханә[d]
Урын Архангил тыкрыгы
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°48'28.66"тн, 49°3'30.49"кнч
Ачылган 1552