Озан Туфан (төр. Ozan Tufan; 1995 елның 23 марты, Орханели, Төркия) — төрек футболчысы, «Фенербахче» клубы һәм Төркия җыелма командасы ярымсакчысы. 2016 елгы Европа чемпионатында катнашучы.

Озан Туфан
Туган телдә исем төр. Ozan Tufan
Туган 23 март 1995(1995-03-23)[1] (29 яшь)
Орханели, Бурса[d], Төркия[2]
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Фенербахче[d], Бурсаспор[d], Төркия милли 17 яшькә кадәрге яшьләр футбол җыелмасы[d], Юношеская сборная Турции по футболу (до 19 лет)[d], Төркиянең милли футбол җыелмасы, Төркия милли 18 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d] һәм Һалл Сити[d]

 Озан Туфан Викиҗыентыкта

Клуб карьерасы үзгәртү

 
Австрия җыелма командасы белән уен вакытында, 2016 ел

Туфан Төркиянең «Бурсаспор» клубы тәрбияләнүчесе. 2012 елның 19 маенда «Генчлербирлиги»га каршы матчта Озан төрек Суперлигасында дебют ясый[3]. 2014 елның 7 декабрендә «Касымпаша»га каршы көрәштә ул «Бурсаспор» өчен беренче голын кертә[4].

2015 елның җәендә Туфан «Фенербахчы»га күчә. 23 августта ул «Ризеспор»га каршы матчта яңа клуб өчен дебют ясый[5]. 2016 елның 28 августында «Кайсериспор»га каршы көрәштә Озан «Фенербахче» өчен беренче голын кертә[6].

Халыкара карьера үзгәртү

2013 елда Төркия яшүсмерләр җыелма командасы составында Туфан Литвада узган Европа яшүсмерләр чемпионатында катнаша. Турнирда ул Сербия[7], Франция[8] һәм Грузия[9] командаларына каршы матчларда уйный.

2014 елның 25 маенда Ирландия җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта Туфан Төркия җыелма командасы өчен дебют ясый[10]. 3 сентябрь көнне Дания җыелма командасына каршы көрәштә Озан ил командасы өчен беренче голын кертә[11].

2016 елның җәендә Туфан Франциядә узган Европа чемпионатында катнаша. Турнирда ул Хорватия[12], Испания[13] һәм Чехия[14] командаларына каршы матчларда уйный. Чехларга каршы көрәштә Озан гол кертә.

Төркия җыелма командасы өчен голлар үзгәртү

Дата Урын Көндәш Исәп Нәтиҗә Ярыш
1. 9 сентябрь 2014 ТРЕ-ФОР Парк, Оденсе, Дания   Дания 1:2 1:2 Иптәшләрчә матч
2. 21 июнь 2016 Боллард-Делелис, Ланс, Франция   Чехия 0:2 0:2 Аурупа чемпионаты 2016
3. 6 октябрь 2016 Торку Арена, Конья, Төркия   Украина 1:2 2:2 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
4. 11 июнь 2017 Лоро Боричи, Шкодер, Албания   Косово 1:4 1:4 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
5. 7 сентябрь 2019 Водафон Паркы, Истанбул, Төркия   Андорра 1:0 1:0 Аурупа чемпионаты 2016
6. 7 октябрь 2020 Рейн Энерги, Кёльн, Алмания   Алмания 1:1 3:3 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
7. 14 октябрь 2020 Тюрк Телеком Арена, Истанбул, Төркия   Сербия 2:2 2:2 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү