Нурулла Зиннуров

Зиннуров Нурулла Зиннур улы (19011943) — фирка һәм дәүләт эшмәкәре. Сәяси золым корбаны.

Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 1901
Үлем датасы 1943
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d] һәм И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм репрессии[d]

Биографиясе үзгәртү

Нурулла Зиннур улы Зиннуров 1901 елда Уфа губернасы Златоуст өязе Нәсибаш улусы Лаклы авылында туган.

1914 елда «Әхмәдия» мәдрәсәсеннән рус-татар мәктәбенә укырга күчә.

19151916 елларда Нәсибашта 2-сыйныфлы земство училищесында, 19171918 елларда Златоустагы укытучылар семинариясендә укый.

Сәяси эшмәкәрлеге үзгәртү

1918 елның маенда туган авылы Лаклыда революцион эшмәкәрлектә катнаша. Ак чехлар фетнәсе дәверендә ике ир туганы белән Колчак армиясенә алына, әммә алар Көнгер шәһәрендә качып котыла. Соңыннан Эйхе командалык иткән 26нчы дивизия составында Мырзалар һәм Нәсибаш улусы җирләрен аклардан азат итүдә катнаша.

1919 елның июнендә Нурулла большевистик фирка сафына алына. Златоуст өязендә РКП(б)ның фирка комитетлары оештырыла. 8нче санлы парткомның (составына Лаклы, Еланлы, Тугызлы, Вакияр, Идрис, Чыбаркыя авыллары кергән) башлангыч секретаре итеп 18 яшьлек Зиннуровны сайлыйлар. Партком секретаре булып 1921 елга кадәр эшли.

1920 елның 17 гыйнварында Златоуст өязе яшләре съезды үтә, шул ук елның мартында Лаклыда яшләрнең I бөтен район конференциясе уздырыла. Лаклыда 15 кешедән торган башлангыч комсомол ячейкасы да төзелә.

1921 елда Нурулла Кызыл Армия сафына алына. Казанда хәрби уку үткәннән соң, 19231924 елларда укчылар дивизион политругы булып Төркестан фронтында сугыша.

19241926 елларда Үрге Кыйгы улусы башкарма комитетының секретары, соңыннан рәисе булып эшли, съезда 9нчы кантон башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1924 елда «Тормыш корбаннары» дигән пьесасын яза, аны Кыйгы эшче-крестьян халык театры сәхнәсендә куялар. 1925 елда, Кызыл туй үткәреп, Әхмәтсафа Баһаветдинов ("Әхмәдия" мәдрәсәсе ахуны) хәзрәтнең кызы Фахитәгә өйләнә.

Лаклы һәм башка авылларның Башкорт АССРына кушылуы үзгәртү

1925 елда Нурулла Зинуров, авылдашы Хәйруллин Әхмәтнур белән, Мәскәүгә, ВЦИК председателе М. И. Калининга, авыл халкы исеменнән Лаклыны Автономияле Башкорт АССРы составына кетүне юллап бара. 1925 елның 16 февралендә ВЦИК карары, 27 февральдә БашЦИК карары белән Лаклы белән тагын 30га якын башка авыллар Автономияле Башкортстан составына күчерелә. Халыкка язгы чәчү өчен җир бирелә.

1926 елның сентябрендә ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты Зиннуровны Мәскәүгә Көнчыгыш хезмәтчәннәренең коммунистик университетына (КУТВ) укырга җибәрә. 1930 елда юнәлтмә белән Донбасста Сталин фирка шәһәр комитетында эшли. Эшче-шахтёрлар арасында зур абруй казана.

1932 елда Мәскәүгә Кызыл профессураның Аграр институтына укырга җибәрелә.

1927 елда, Әхмәтсафа хәзрәтте, Нурулла Зинуровның бабасын, Мәсәгуть төрмәсенә ябып куйгач, аны ихтирам иткән Златоуст округы халкының баш күтәрүеннән куркып, дин әһелен иреккә чыгаралар. 1929 елның июнендә, Әхмәтсафа хәзрәт вафат булгач, мәдрәсә бинасында Крестиян яшьләре мәктәбе (ШКМ) ачыла. Мәсәгуть кантонында мондый мәктәпләр икәү генә булган: Лаклыда һәм Петрушкала.

1931 елда Әхмәтсафаның өйе авыл советы йорты итеп файдаланыла башлый. Мәсет манарасын тик 1935 елда гына сүтәләр. Әхмәтсафа хәзрәтнең уллары Вәсил һәм Мөхәммәт, кызы Фәхитанең ире Нурулла Зиннуров репрессияга дусар ителәләр

Зинуров Н. З. — МТС политбүлеге начальнигы үзгәртү

Озакламый Нурулла Зинуров ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты политик секретаре Исәнчурин белән очраша. Тиздән Башкортстанга эшкә кайтарыла.

19331935 елларда Аксары МТСның политбүлек начальнигы итеп тәгаенләнә. Үз инициативасы белән Күмертау районы Яңа Мораптал авылында Чапай МТСын оештыра. Ачлыктан интеккән гаиләләргә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Яңа Мораптал авылында барлыкка килгән башлангыч колхозга да матди ярдәм күрсәтә.

19351936 елларда Аскын МТСы директоры, шуннан 1937 елның 4 ноябренә чаклы Үрмияз МТСы директоры булып эшли[1].

Предприятиеләрне тулы канлы итү өчен бар көчен биргән, югары оештыру сәләтенә ия булган коммунистны, Лаклыдан җибәрелгән шикаять хатларына ышанып, 1937 елның ноябрендә кулга алалар. 1940 елда РСФСР УК-ның 58нче статьясе буенча ССРБ НКВД-ның махсус киңәшмәсе карары белән Зиннуров Нурулла «контрреволюцион эшмәкәрлеге өчен», дип 5 елга иркеннән мәхрүм ителә.

1943 елда Новосибирск төрмәсендә мәрхүм була. 1958 елда БАССР Югары суды карары буенча аның исеме аклана[2].

Зинуровның исемен мәңгеләштерү үзгәртү

1986 елда Лаклы мәдәният йортында Нурулла Зиннуровның 85 яшен тантаналы рәвештә билгеләп үтте якташлары. Бу эшне оештыру һәм тормышка ашыруда крайны өйрәнүче укытучы Абдуллина Миңсылу Фәйзрахман кызының роле зур булды. Нурулла Зиннуровның Шәрифулла Хамматов турында язылган «Тормыш корбаннары» дигән пьесасын сәхнәләштерүне ул чактагы Салават райкомының 3-нче секретаре тыйды.

Үзгәртеп кору еллары яңа гына башлана тору. Абдуллина М. Ф. юллавы буенча Салават район башкарма комитетының 1987 елның 20 апрелендәге 20нче карары белән Лаклы авылының бер урамына Нурулла Зиннуров исеме бирелде.

30нчы елларда Лаклыда берничә җир эшкәртү товариществосы, авыл хуҗалыгы артельләре оештырылган. «Кондыз» ТОЗ-ына Нурулла Зиннуров нигез салган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Абдуллина М. Ф. «Бәлки, мине үлтерерҙәр…» — Совет Башҡортостаны, 1989, 192-се һан, 20 август
  2. Якупов Т. З. Аскинский район: прошлое и настоящее — 2003, 76 с.

Әдәбият үзгәртү

  • Зинуров Г. Н. История села Лаклы, Уфа, 2004.
  • Зинуров Г. Н. Тропою судьбы (документальная повесть). Уфа: «АльфаРеклама», 2015.
  • Зинуров Г. Н. Имамы села Лаклы, Уфа, издательство «Исламский университет», 2010.
  • Зинуров Г. Н. След на земле. — Ленинское знамя, 1980, 30 август.
  • Зинуров Г. Н. Нурулла Зиннуров (очерк) — Возвращенные имена. Уфа: Башкирское книжное издательство, 1992
  • Абдуллина М. Ф. «Бәлки, мине үтерерләр...» (Н. З. Зинуров турында) — Совет Башҡортостаны, 1989, 192нче сан, 20 август.