Әхмәдия мәдрәсәсе

«Әхмәдия» мәдрәсәсе, Лаклы мәдрәсәсеУфа губернасының Лаклы авылының собор мәчете (1828?) кырында (1870[1]-1919 елларда гамәлдә булган мәдрәсә.

Ахун һәм шул мәдрәсәнең мөдәррисе Әхмәтсафа Баһаветдинов исемен йөрткән.

Тарихы үзгәртү

Мәдрәсә XIX гасырда Златоуст өязенең Лаклы авылы «Әхмәдия» мәчете кырында ачыла.

ХХ гасыр башында мәдрәсә бер ничә йортта урнаша: ике залда мәчет, бер ничә уку йорто, пансионат, аш бүлмәсе һәм башҡа ярдәмче хуҗалык бүлмәләре була. Документлар буенча, Лаклы мәдрәсәсенең бөтә Златоуст өязе мосылманнарын хезмәтләндергән. Монда Нәсибаш, Түбәнге Кыйгы, 2-че Әйле, Балакатай, Олы Кошчы улуслары, Тырнаклы улусының күпчелек өлеше кергән. Дыуан-Мәчетле, Морзалар һәм Тырнаклы улусының өч авылы — Арый авылы мәдрәсәсенә караган.

1912 елда урындагы хакимият тарафыннан Әхмәдия мәдрәсәсе эргәсендәге хәйрия оешмасының уставы кире кагыла[2].

Совет заманында мәдрәсә йортында «крестьян яшьләре мәктәбе» оештырыла. Мондый мәктәпләр Башкорт АССР-ының Мәсәгуть кантонында икәү була. Соңыннан шул ук бинада 7 еллык мәктәп эшләгән.

1968 елда авыл мәчете йорты «архитектура комарткысы» дип таныла.

Укыту үзгәртү

Әхмәдия мәҙрәсәсенең укыту программасы Троицк, Казан һәм Ырынбур шәһәрләрендәге шушындый ук уку йортларының программаларына ошаган була[3].

Әгәр 1908 елга тиклем Лаклы мәдрәсәсендә белем алыу 4 ел булса, яңа уку бинасы төзелгәннән соң — 7 йыл була. «Әхмәдия» мәдрәсәсендә белем алу ике баскычтан торган: беренче баскыч — мәктәптә яки рус-башкорт мәктәбендә уку — 4 ел, ә икенче баскыч — аерым класларда уку (шәкертләр өч төркемгә бүленгән). Икенче баскычта укучы шәкертләр мәдрәсәнең пансионатында яшәгән[4]

Укытучылары үзгәртү

  • Әхмәтсафа Баһаветдинов (мөдәррис);
  • Шакирьян Габделвәлиев;
  • Мәхмүтьян Солтангәрәев;
  • Рәхимгол Габделвәлиев;
  • Мөхәмәтсадыйкгәрәй Сәйфитдияров.

Сылтамалар үзгәртү

  • Көньяҡ Урал һәм Урал алды мәҙрәсәләре: тарих һәм заман: Хрестоматия / төҙөүсе Т. М. Аминов — Өфө: БГПУ нәшриәте, 2010. — 429 б. — ISBN 978-5-87978-659-0.
  • Юнусова А. Б. Ислам в Башкортостане — М.: Логос, 2007. — 95 б. — ISBN 978-5-98704-224-0.
  • Зинуров Г., Бәдретдинов С. Ахмедсафа Багаутдин и медресе «Ахмадия» // Ватандаш. — 2008. — № 8. — С. 180—194. — ISSN 1683-3554.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. беренче телгә алу елы
  2. Көньяҡ Урал һәм Урал алды мәҙрәсәләре: тарих һәм заман: Хрестоматия / төҙөүсе Т. М. Аминов — Өфө: БГПУ нәшриәте, 2010. — 429 б. — ISBN 978-5-87978-659-0.
  3. * Юнусова А. Б. Ислам в Башкортостане — М.: Логос, 2007. — 95 б. — ISBN 978-5-98704-224-0.
  4. Зинуров Г., Бәдретдинов С. Ахмедсафа Багаутдин и медресе «Ахмадия» // Ватандаш. — 2008. — № 8. — С. 180—194. — ISSN 1683-3554.