Никон Егоров, Никон Роман улы Егоров (1906 елның 6 ноябре, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Яңа Усы1966 елның 19 декабре, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, икътисад фәннәре кандидаты, Н.Е. Жуковский исемендәге хәрби-һава академиясенең сәяси икътисад кафедрасы башлыгы, беренче совет космонавтларын әзерләүдә катнашучы, полковник.

Никон Егоров
Туу датасы 6 ноябрь 1906(1906-11-06)
Туу урыны Уфа губернасы Бәләбәй өязе, Яңа Усы авылы
Үлем датасы 19 декабрь 1966(1966-12-19) (60 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек Русия Русия
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Дәрәҗә полковник погоны полковник
Бүләкләр һәм премияләр Кызыл Байрак орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Берлинда һәм космонавтлар белән төшкән фотолары.
 
Космонавтлар белән.
Н. Р. Егоров — алда, уртада

1906 елның 6 ноябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Татарстанның Мөслим районы) Яңа Усы [1] авылында алты балалы гаиләдә баш бала булып туган. Татар милләтеннән[2]. Әтисе Роман Иван улы (?-1938), әнисе Дарья Василий кызы. 1922 елда Бәләбәй татар-башкорт педагогия техникумына укырга керә, анда комсомол оешмасы сәркатибе итеп сайлана. Техникумны тәмамлагач, Югары Троицкое авылы керәстиян-яшьләр мәктәбе мөдире булып эшли. Мәскәүнең Орджоникидзе исемендәге икътисад институтын тәмамлый, аспирантурада укый. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән соңгы көненә кадәр фронтта. Сугыш тәмамлангач, Берлин үзәк комендатурасында икътисад бүлеге мөдире булып хезмәт итә. 1949 елдан Мәскәүдә икътисад институтында сәяси икътисад фәненнән укыта. 1958 елдан Н.Е. Жуковский исемендәге хәрби-һава академиясенең сәяси икътисад кафедрасы башлыгы итеп билгеләнә. Хәрби очучылардан беренче совет космонавтларын әзерләүдә актив катнаша, «Икс» командасын (Иван Аникеев, Валерий Быковский, Борис Волынов, Юрий Гагарин, Виктор Горбатко, Алексей Леонов, Григорий Нелюбов, Андриян Николаев, Павел Попович, Герман Титов, Валентин Филатьев, Евгений Хрунов, Георгий Шонин, Павел Беляев, Валентин Бондаренко, Валентин Варламов, Дмитрий Заикин, Анатолий Карташов, Владимир Комаров, Марс Рәфыйков) укыта.

1966 елның 19 декабрендә Мәскәүдә вафат.

Бүләкләре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Елена Михаил кызы Чуракова, икътисадчы. Кызлары Людмила (1939), Татьяна (1948).

Әдәбият үзгәртү

  1. М. З. Рафиков. Мы парни из отряда «Икс». Алматы, 1998.
  2. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
  3. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: Яр Чаллы типографиясе ДУП, 2003.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү