Николай Порфирьев

Николай Иванович Порфирьев (1863 елның 4 (16) феврале, Казан1930, Казан) — математик, дәүләт киңәшчесе, Томск университетының математика кафедрасында профессор.

Николай Порфирьев
Туган 16 (28) февраль 1863
Казан, Россия империясе
Үлгән 1930
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәре математик
Эш бирүче Тум дәүләт университеты[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Николай Порфирьев 1863 елның 4 (16) февралендә Казанда дворян гаиләсендә туа. Аның әтисе — Санкт-Петербург Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Казан руханилар академиясе профессоры Иван Порфирьев (1823—1890); әнисе — Августта Гордеевна (1838—1895), профессор, дин белгече Гордий Саблуковның кызы (1803—1880).

1881 елда Николай Порфирьев Икенче Казан ирләр гимназиясен тәмамлый һәм Казан университетының математика бүлегенә укырга керә, аны биш елдан соң «Бер мәгънәле функцияләрнең аналитик чагылышлары» дигән темага кандидат дәрәҗәсе белән тәмамлаган. Ул чорда аның фәнни җитәкчесе профессор, математик Александр Васильев (1853—1929) була. 1886 елның сентябрендә Васильев физика-математика факультеты җитәкчелегенә Порфирьевны чиста математика кафедрасында профессор исеменә әзерләнү өчен калдыруны сорап мөрәҗәгать итә. 1886 елның октябрендә — профессорлар Фёдор Суворов, Ипполит Громека һәм В. В. Преображенский уңай бәяләмәләрен алганнан соң Порфирьев университетның профессорлар стипендиаты итеп раслана.

1892 елда Николай Порфирьев чиста математика кафедрасында приват-доцент позициясенә билгеләнә. Бер үк вакытта, 1890—1898 елларда, ул Ксенин хатын-кызлар гимназиясендә математика, ә 1898 елның августыннан алып 1913 елның декабренә кадәр Казан сәнәгать училищесында математика һәм физика укыта. Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы, Рус техник җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе. Ватандашлар сугышы вакытында, 1918 елның сентябрендә, Уфа директориясе тарафыннан ул Казаннан Томскка эвакуацияләнә һәм Томск университетына билгеләнә. 1919 елның 1 гыйнварыннан ул Томск университетының чиста математика кафедрасында приват-доцент вазыйфаларын башкара.

1920 елның 9 августында Халык Комиссарлары Советы Декреты тарафыннан Порфирьев Томск университетының математика кафедрасы профессоры итеп билгеләнә. Ул «Сферик тригонометрия», «Анализга кертү», «Билгеле бер интеграллар» һәм «Дифференциаль исәпләүләр» курсларын укыган. 1920 ел ахырында ул Казанга кайта һәм Казан университетының математика кафедрасында профессор була: 1922—1930 елларда «геометрик кабинет» белән җитәкчелек итә[1]. Казанда метрология буенча курс укый һәм университет фотография лабораториясенә экскурсияләр уздыра. Аның студентлары арасында ССРБ ФА булачак әгъза-корреспонденты Николай Четаев та була. Порфирьев Казанда 1930 елда вафат була, Арча (Куртино) зиратында җирләнә.

Гаилә үзгәртү

Николай Порфирьев Александра Васильевнага (кияүгә чыкканчы — Комарова) өйләнгән була; гаиләдә улы Владимир булган.

Хезмәтләр үзгәртү

  • Функциональный определитель: Лекция приват-доцента Казанского университета Н. И. Порфирьева. Казань: Студенческий физико-математический кружок, 1913;
  • Лекции по вариационному исчислению, читанные пр.-доц. Н. И. Порфирьевым. — Казань: Лито-тип. И. Н. Харитонова, 1912. — 56 с.: черт.; 29.
  • Конспект курса публичных лекций по исчислению вероятностей / [Приват-доцент Н. Порфирьев]. Лекция 1-6. [Казань]: типо-лит. Казанского университета, 1896.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. С. Т. Беляев. Чародей эксперимента: сборник воспоминаний об академике Е. К. Завойском / Российский научный центр "Курчатовский институт". — Наука, 1993. — С. 247. — 266 с. — ISBN 9785020070097.

Әдәбият үзгәртү

  • Лаптев Б. Л. Математика в Казанском университете в советский период // Ученые записки Казанского университета. 1960. Т. 120. Вып. 7;
  • История отечественной математики. Киев, 1967. Т. 2; Киев, 1968. Т. 3;
  • Профессора Томского университета: Биографический словарь / С. Ф. Фоминых, С. А. Некрылов, Л. Л. Берцун, А. В. Литвинов. Томск, 1998. Т. 2;
  • Шафаревич И. Р., Морозов В. В. Николай Григорьевич Чеботарев, 1894—1947. Казань, 2002;
  • Казанский университет (1804—2004): Библиографический словарь. Т. 1: 1804—1904. Казань: Изд-во Казанского университета, 2002;

Сылтамалар үзгәртү