Кисса Наталья Николай кызы (1908 ел1990 ел) — Азов-Кара диңгез пароходчылыгының «Пионер» теплоходы капитаны, Азов диңгезендәге беренче хатын-кыз - капитан. Социалистик Хезмәт Герое.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 26 сентябрь 1908(1908-09-26)
Туу урыны Кишинёв, Бесарабия гөбернәсе, Россия империясе
Үлем датасы 3 сентябрь 1990(1990-09-03) (81 яшь)
Үлем урыны Мариуполь, Донецк өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Сугыш Алман-совет сугышы
Бүләкләр
Ленин ордены Социалистик Хезмәт Каһарманы Хөрмәт Билгесе ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Биографиясе үзгәртү

Кисса Наталья Николай кызы 1908 елның 13 (26)сентябрендә атасы Николай Василий улы Кисса капитан булган «Возрождение» пароходы бортында туа[1]. Пароход рейс белән Бердянскидан Одессага бара һәм капитанның кызы туган вакытта Керчь бугазында була. Әммә Наталья Николай кызының рәсми туган урыны дип Кишинев исәпләнә, бу шәһәрдә аның бала чагы үтә. Рус хатыны.

Натальяның яшьлек еллары Бердянск (хәзер Украинаның Запорожье өлкәсе) шәһәрендә үтә. 12 яшеннән ул җилкәнле шлюпка белән идарә итә, балыкчылар белән диңгезгә балык тотарга йөри.

Суднолар эшкәртү заводында эшли, ремонтланачак судноларның суда торган өлешен кабырчыклардан чистарта. 1928 елдан «Желанный» җилкәнле суднода юнга һәм матрос булып эшли.

1931 елда Дондагы Ростовта диңгезчелек училищесында белем ала. Башлангыч диңгез практикасын «Вега» җилкәнле судно старпомы — Н. А. Лунин вахтасында үтә[2]. Аннары «Пионер» пароходында (Азов диңгезе пароходчылыгы) капитанның 3-нче һәм 2-се ярдәмчесе була. 1937 елда, штурман буларак, ТаганрогМариуполь маршруты буенча илдә беренче хатын-кыз шлюпкасын җитәкли.

Бөек Ватан сугышы елларында «Анатолий Серов» теплоходында (Азов һәм Кара диңгезләрдә) штурман була (башка мәгълүматлар буенча старпом[3]). Одессадан гаскәрләрне эвакуацияләгәндә, Керчь-Феодосия десант операциясендә, Севастопольне обороналауда катнаша.

Сугыштан соң «Николая Островский» пароходында һәм «Земляк» теплоходында (Азов диңгезе пароходчылыгы) капитанның 2-се ярдәмчесе була. 1947 елдан — өлкән ярдәмчесе, ә 1953-1959 елларда — «Райкомвод» теплоходы (Азов диңгезе пароходчылыгы) капитаны.

Кара һәм Азов диңгезләрендә үзен судно белән оста идарә итүче итеп таныта. 1959-1964 елларда булган — «Пионер» теплоходы (Азов диңгезе пароходчылыгы) капитаны.

Жданов шәһәрендә (хәзер — Донецк өлкәсенең Мариуполь шәһәре, Украина).

1990 елның 3 сентябрендә вафат була. Мариупольнең Киров зиратында җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • 1974 елда төзелгән сухогруз героиня хөрмәтенә «Капитан Кисса» дип атала[4]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Твоя, Мариуполь, слава! / Биографический справочник. Составители: Н. Н. Рябченко, В. П. Джуга/ — Мариуполь: ОО Клуб путешественников, 2004. — 175 стр.: ил.

Сылтамалар үзгәртү