Мөхәммәт Харрасов

Мөхәммәт Харрасов, Мөхәммәт Хәдис улы Харрасов (рус. Мухамет Хадисович Харрасов; 1948 елның 18 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Сәрмән2024 елның 9 марты, РФ, БР, Уфа) — галим-физик, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. 2000-2010 елларда Башкорт дәүләт университеты ректоры. Башкортстан Республикасының 3 нче һәм 4 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (2002), Чечен Республикасы Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы (2008), физика-математика фәннәре докторы (1995), профессор (1996).

Мөхәммәт Харрасов
Туган 18 сентябрь 1948(1948-09-18)
Сәрмән, Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 9 март 2024(2024-03-09)[1] (75 яшь)
Уфа, Россия
Яшәгән урын СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре физик
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биография үзгәртү

Мөхәммәт Хәдис улы Харрасов 1948 елның 18 сентябрендә Башкорт АССРның Белорет районы Сәрмән авылынды туган.

1966-1971 елларда — Башкорт дәүләт университетының физика факультетында укый.

1971-1972 — лаборант, БДУ.

1972-1975 — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты.

1975-1991 — БДУ-ның «Теоретик физика» кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент.

1991-1994 — Мәскәү дәүләт университеты докторанты.

1994-1999 — БДУ-ның физика факультеты деканы.

1999-2000 — Башкортстан Республикасының Югары мәктәп һәм фән буенча дәүләт комитеты рәисе.

2000-2010 — БДУ ректоры, «Элемтә» кафедрасы мөдире.

2010-2013 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.

2024 елның 9 мартында 76нчы яшендә Уфада вафат[2].

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының (1997) һәм Россия Федерациясенең (2008) атказанган фән эшлеклесе
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (2001) һәм мәгариф отличнигы (2003).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү