Мөхәммәтҗан Бисеров

Төркестан АССР халык комиссары

Мөхәммәтҗан Бисеров, Мөхәммәтҗан Ариф (Гариф) улы Бисеров (1898 елның 24 мае, РИ, Тамбов губернасы, Ялатма өязе, Әҗе1938 елның 7 октябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) ― инкыйлабчы, Төркестан АССР һәм Үзбәкстан ССРның фирка, дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, халык комиссары, Сталинның сәяси золымы корбаны.

Мөхәммәтҗан Бисеров
Туган телдә исем Мөхәммәтҗан Ариф улы Бисеров
Туган 24 май 1898(1898-05-24)
РИ, Тамбов губернасы, Ялатма өязе, Әҗе
Үлгән 7 октябрь 1938(1938-10-07) (40 яшь)
СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре инкыйлабчы, халык комиссары

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1898 елның 24 маенда Тамбов губернасы Ялатма өязе (хәзер Рязань өлкәсе Ирмеш районы) Әҗе авылында керәстиян гаиләсендә (вариант: шахтер гаиләсендә)[1] туган. Гыйффәт туташ, Фикрәт Табиев һәм башкаларның авылдашы. Авыл татар мәктәбенең (мәдрәсә) 5 сыйныфын тәмамлаган. Төркестан дәүләт университетында (хәзерге Үзбәкстан милли университеты) (1921-1922 елларда ― эшче факультетында) укуы билгеле.

1917 ел инкыйлабын Төркестанның Коканд шәһәрендә каршылаган. Коканд татар мәктәбе бинасында даими узучы җыелышларда, күпсанлы митингларда эшчеләрне, диһканнарны һәм солдатларны тигезлек һәм бәхет өчен көрәшкә чакырып чыгышлар ясый[2].

  • 1923 елның июнь-декабрь айларында ― Төркестан АССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары урынбасары.
  • Төркестан авыл хуҗалыгы халык комиссары[3][4].

1929 елның ноябреннән кулга алынганчы, 1937 елның августына кадәр, Ташкентта җитәкче вазыйфаларда эшләгән[5][1].

ВКП(б) ҮК Урта Азия бюросы(рус.) әгъзасы була[1] .

Репрессия үзгәртү

1938 елның 7 октябре СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан иң югары хөкем җәзасына (үлем җәзасы) хөкем ителгән. 1938 елның 7 октябрендә атып үтерелгән[1].

Акланган (УзР ПДА, фонд 58, опись 65, дело 139, л.70-81)[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Шамсутдинов Р. Репрессивная политика Советской власти в Узбекистане и её последствия. Ташкент, 2012
  • Тауфик Эйди. Грани прекрасного. // Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. Стр.293. ISBN 5-9690-0031-0

Сылтамалар үзгәртү