Заһидә Бурнашева

татар шагыйрәсе, җәмәгать эшлеклесе
(Гыйффәт туташ битеннән юнәлтелде)

Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева, әдәби тәхәллүсе Гыйффәт туташXX гасыр башы татар шагыйрәсе, җәмәгать эшлеклесе.

Гыйффәт туташ
Туган телдә исем Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева
Туган 19 октябрь 1895(1895-10-19)
хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе авылы
Үлгән 5 ноябрь 1977(1977-11-05) (82 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
Һөнәре шагыйрә
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1]
Сайт Өмет йолдыз. Гыйффәт Туташ.

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Заһидә Бурнашева Рязань өлкәсенең Әҗе авылында туа. Башта — туган авылында, аннары күрше авылда укый. Белемен арттыру максаты белән читкә китә.

19131914 елларда Гаяз Исхакый нәшерендә чыккан «Ил» газетасында аның беренче шигырьләре басыла башлый, ә «Гыйффәт туташ шигырьләре» дигән беренче җыентыгы 1915 елда дөнья күрә. Тагын да тулыландырып, 1916 елда ул аны ике кисәк итеп кабат бастырып чыгара. 1919 елда шагыйрәнең «Балалар күңеле» дигән китабы нәшер ителә. Шул китабында «Зөһрә йолдыз» исемле поэмасы урын ала.

Октябрь инкыйлабыннан соң Сәмәркандта яши. Берничә ел партиянең Төркистан Үзәк Комитетында, аннан соң Үзбәкстан китап нәшриятында эшләп ала. 19331951 елларда Кыргызстан партия оешмасында җаваплы эшләрдә була. 1951 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Казанда яши һәм татар хатын-кызлар хәрәкәте турында китап яза. Ул 1971 елда басылып чыга.

Шагыйрә Казанда 82 яшендә вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Заһидә Борнашева