Мөхәммәд Вәлишин

татар драма актёры

Мөхәммәт Вәлишин, Мөхәммәд Мифтахетдин улы Вәлишин (1891 елның 16 сентябре, Казан — ? ) — татар драма актёры. «Сәйяр», Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театрында , Әстерхан татар театрында эшләгән.

Мөхәммәд Вәлишин
Туган телдә исем Мөхәммәд Мифтахетдин улы Вәлишин
Туган 16 сентябрь 1891(1891-09-16)
Русия империясе Русия империясе, Казан губернасы, Казан
Үлгән 19??
Милләт татар
Һөнәре сәүдәгәр, соңрак актёр
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1891 елның 16 сентябрендә Казанда 2нче гилдия сәүдәгәре Мифтахетдин Вәлишин (1811-1904)[1] гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Казан өязе (хәзерге Арча районы) Кушлавыч авылыннан, бераздан Казанга күчеп, бакалея һәм икмәк, соңрак тире белән сәүдә итә башлый, 1870 елда 2нче гилдия сәүдәгәре була. Диндар кеше буларак, ел да мәчет-мәдрәсәләр файдасына зур-зур иганә акчалары бирә. Мулла Иле, Атабай, Аты, Мәрҗән авылларында мәчетләр, Яңа Татар бистәсендә (сәүдәгәр Г.Х. Абдуллин белән берлектә) кирпечтән мәдрәсә бинасы төзетә, Мәрҗани мәчетен төзекләндерүгә акчалар тота.

Башта Вәлишиннар гаиләсе Мәрҗани мәчете ихатасындагы ике катлы агач йортта яши. 1872 елда Зәкәр урамында (хәзерге К. Насыйри ур., 19а) кирпечтән ике катлы (архитектор Шмаков проекты буенча) йорт салып керә.

Әтисенең вафатыннан соң (1904), әлеге йорт мирас буенча Мөхәммәт Вәлишинга кала. Ләкин ул сәүдәгәрлек эшен озак дәвам итми. 1915 елда Габдулла Кариев чакыруы буенча «Сәйяр» театр төркеменә актер булып урнаша.

1922-1924 елларда «Сәйяр» труппасыннан төзелгән Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театрында (булачак Камал театры) эшли.

Соңрак Әстерхан татар театрына күчә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Ильтани Илялова. Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. К.: ТКН, 2005.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.:Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Татар театры (1906-1926). Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
  4. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  5. Купечество Казани. Дела и люди. Казань, 1998.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү