Викибирелмәләрнең буш элементы

Мөслим мәчетеТатарстанның Мөслим районы Мөслим авылында урнашкан мәчет. 1990 елның 20 декабрендә рәсми төстә ачылган. Татарстан авылларында иң беренче булып торгызылган мәчетләрнең берсе. Мөслим авылының Кооператив урамы белән Октябрь урамнары чатында урнашкан (423970 ТР Мөслим районы Мөслим авылы, Октябрь урамы, 29а йорт)[1]. Мәчетнең имам-хатыйбы Нәбиев Ринас Ринар улы[2]. 2002-2017 елларда Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир Фирзал улы Борһанов[3].

Мәчет
Мөслим мәчете
Ил Россия
Авыл Мөслим
Дин ислам
Мәхәллә Мөслим районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 19881990 еллар
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
Мәчетнең Кооператив урамыннан күренеше
 
Мәдрәсә бинасы

Мөслим авылында 1848 елда ук мәчет булган[4]. Октябрь инкыйлабына кадәр 3 мәчет булуы билгеле. Беренче үзәк (җәмигъ) мәчет хәзерге Кооператив урамы белән Мәҗит Гафури урамнары чатында, икенчесе Мәҗит Гафури урамы һәм Банк урамы кисешкән чатта (халыкта «Яшел мәчет» дип йөртелгән), өченчесе Кооператив урамы белән Пушкин урамнары почмагында («манарасыз мәчет») урнашкан булган. Беренче мәчетне ачарга 1859 елның 31 декабрендә Уфа губернаторының 8023нче санлы фәрманы белән рөхсәт ителгән. Ул вакытта авылда 412 ир кеше, 318 хатын-кыз яшәгән. Мәчеттә имам булып Әхмәтхатыйп Шәмгун улы, Миргаләү Мәкъсутов хезмәт итүе билгеле. Мәчет каршындагы мәдрәсәнең таш бинасы Казан байлары Галикәевлар ярдәме белән 1901 елда сафка баскан.

Мөслимнең икенче, өченче мәчетләренең кайчан салынуы төгәл билгеле түгел. Диния нәзарате чыгарган «Мәгълүмате мөхкәмәи шәргыя Оренбургия» журналының 1910 елгы 6нчы санында Мөслим авылының икенче мәчетенә мөәзин итеп 1910 елның 11 гыйнварыннан Мөхәммәтнәҗип Нәбиулла улы билгеләнүе турында хәбәр ителә[5].

Инкыйлабтан соң мәгърифәт һәм мәдәният учаклары булган мәчет һәм мәдрәсләр эшчәнлеге туктатыла. 1931 елның 1 апреленә районда бертөрле максатларда да файдаланылмый торган 10 мәчет бинасы исәпкә алына[6].

1988 елдан башлап, Мөслим авылында мәчетне торгызу эше башлана. Әлеге эштә Бөек Ватан сугышы ветераны, Мөслим хуҗалыкара төзелеш идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Мансур Сәлахетдин улы Сабиров башлап йөри. Ул Мөслим мөселманнары исеменнән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Сафа улы Таҗетдинга хат яза. Т. Таҗетдин мәчет бинасы өчен проект табуда ярдәм итә. Мәчет төзелеше исәп-хисабына 40 мең сум акча күчерә. Мөслим районындагы күмәк хуҗалык — совхозлар, оешма җитәкчеләренең дә мәчет төзелешенә матди һәм акчалата ярдәм итүләрен үтенеп, 1971-1984 елларда Мөслим район шурасы башкарма комитеты рәисе, 1989 елдан фирка райкомы беренче сәркатибе Гариф Хафиз улы Хафизовка мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук Мөслим районы һәм Мөслим авылында яшәүчеләр дә мәчет төзелешенә бик теләп ярдәм итәләр.

1990 елның 20 декабрендә рәсми төстә ачыла.

1996 елда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте мәчеткә рәсми төстә «Мөслим мәчете» исеме бирә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мәчет Мөслим авылы картасында
  2. Мәчетләребез. Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов сайты 2017 елның 31 август көнендә архивланган.
  3. Мөнир Борһановның Вконтактедагы сәхифәсе
  4. Мөслим (Вәрәш) авылы тарихы. «Чикләрсез татарлар» сайты
  5. «Гасырлар авазы», 2000 ел, № 3-4, 227нче биттә
  6. Докладная записка о состоянии молитвенных зданий на 1 апреля 1931 г. ЦГА РТ. Ф. Р. 3610. Оп. 1. Д. 3. Л. 12-15

Әдәбият үзгәртү

  1. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
  2. Мөслим мөхтәсибәте сайты (яңартылмаган) 2017 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү