Мәдинәкәй
Мәдинәкәй (баш. Мәҙинәкәй ) - татар[4][5] һәм башкорт халык лирик җыры, озын көй. Җыр шулай ук себер татарлары арасында да таралган.
Мәдинәкәй | |
Сәнгать формасы | җыр |
---|---|
Жанр | озын көй |
Автор | халык |
Башкаручы | Илһам Шакиров[1], Зәки Мәхмүтев, Сөләйман Абдуллин, Кәрим Дияров һәм Мингол Галиев |
Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле[1], башкорт теле[2][3] һәм cебер татар теле |
Тарихы
үзгәртүОзын көй жанрындагы Мәдинәкәй халык җыры XX гасырның 40-нчы елларында композитор Заһир Гариф улы Исмәгыйлов тарафыннан языла. Беренче тапкыр «Башкорт халыҡ йырҙары» җыентыгында дөнья күргән.[6] Җырның башка вариантларын җырчы һәм композитор К. М. Дияров, С. А. Галин, Ф. Х. Камаев, И. В. Салтыков, Н. Д. Шункаров язып алалар.
Себер татарлары варианты Төмән өлкәсенең Тубыл районы Лайтамак авылында 1894 елда туган Кучемова Һавадан язылып алына.[7]
Җыр Мәдинә исемле кызының авыр язмышы турында легендага нигезләнеп язылган. Озак тормыштан соң Мәдинә тол калган. Традиция буенча, тол калган хатынга элеккеге иренең энесе өйләнгән. Икенче версиядә, Мәдинә кияүгә мәхәббәт белән чыга. Җирле байларның уллары яшьләрнең бәхетенә көнләшә. Бервакыт алар ирен тоталар һәм үтерәләр. Бу хакта белеп алгач, Мәдинә дә хәсрәттән үлә. Мөхетдин Таҗетдинов язган җырның вариантында кызның матурлыгы тасвирлана.
Җыр лирик характерга, үзгәрүчән метроритмик структурага ия. Көйләр хәрәкәте бер күтәрелә, бер төшә торган. Мондый ысул җырга чын дәрт өсти.
Җырны тавыш һәм фортепиано өчен композитор Н. Ш. Гобәйдуллин эшкәрткән.
Җыр сүзләре
үзгәртүҖәйли дә генә печән чапмадым,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Бөрлегәннәр өзеп капмадым.
Бик күп йөрдем, җаным, күпне күрдем,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Синнән матурны мин тапмадым.
Карлыганнан кара ай кашларың,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Бөрлегәннән кызыл йөзләрең.
Шикәрләрдән тәмле, балдан татлы,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Тел тибрәтеп әйткән сүзләрең.
Бара гына торгач юл буйлап,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Юл гынаем китте су буйлап.
Уйсыз гына егет түгел идем,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Уй гынаем бетте сине уйлап.[8]
Башкаручылар
үзгәртүҖыр төрле вакытта җырчы Илһам Шакиров[4], Зәки Мәхмүтов, Сөләйман Абдуллин, Кәрим Дияров, Миңгол Галиев тарафыннан башкарылган.
Әдәбият
үзгәртү- Сиражитдинова Н. М. «Башкирские народные песни о любви и их образная символика». Вестник Башкирского университета. 2009. Т. 14. № 1. ISSN 1998-4812.
- Хакимьянова А. М. Духовный мир человека в башкирских народных лирических песнях: концепты «жизнь», «судьба» и «бог». Вестник Челябинского государственного университета. 2011. № 11 (226).
- Башкирская энциклопедия. Уфа. 1996 г. с. 618.
- Лебединский Л. Н. Башкирские народные песни и наигрыши. М., 1962;
- Башҡорт халыҡ йырҙары. Өфө, 1954; Сөләймәнов Ғ.З. Ҡурай. Өфө, 1985.
Сылтамалар
үзгәртү- Г. А. Ишкинина Песня Мадинакай Башкирская энциклопедия 2016 елның 11 ноябрь көнендә архивланган.
- МӘҘИНӘКӘЙ «Сал уралдың моңдары» К. Дияров
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://tatfil.ru/about/names/shakirov-ilgam-gilmutdinovich-/
- ↑ http://bashenc.online/ru/articles/104479/
- ↑ https://bashmusic.net/ru/music/music-collection/folklor/bashkirskie-narodnye-pesni/view/playlist/id/72
- ↑ 4,0 4,1 Ильгам Шакиров. «Мәдинәкәй». Татарская народная песня. Обработка А.Ключарева. А.Ключарев (ф-но). (ГОСТ 5289-61, 35299)., archived from the original on 2022-01-18, retrieved 2022-02-01
- ↑ Очерки по истории татарской музыки / Я.М. Гиршман, З.Ш. Хайруллина, А.Х. Абдуллин; сост. А.А. Абдуллина. – Казань: 2018. – 376 с.: 4 л. ил.
- ↑ Башкирские народные песни, archived from the original on 2016-11-11, retrieved 2022-02-01
- ↑ Мәдинәкәй - Лайтамак авылында Күчемова Һава ападан язып алынган җыр.
- ↑ Мәдинәкәй (беренче вариант) | Татар җырлары (erlar.ru)