Муса Җәлил һәйкәле (Үләнкүл)

Омск өлкәсе Үләнкүл авылында куелган һәйкәл (2016, Россия)

Муса Җәлил һәйкәлеОмск өлкәсе Большеречье районы Үләнкүл авылында каһарман татар шагыйре Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә (1906–1944) куелган һәйкәл (бюст). Һәйкәлнең авторы ― Россиянең танылган скульпторы Александр Аполлонов.

Һәйкәл
Муса Җәлил һәйкәле
Муса Җәлил һәйкәле
Муса Җәлил һәйкәле
Урын 646692, РФ, Омск өлкәсе, Большеречье районы, Үләнкүл, Советлар урамы, 70
Сынчы Александр Аполлонов
Төзелеш датасы 2016 ел
Материал соры гранит, мәрмәр

Урыны үзгәртү

Һәйкәл (бюст) Советлар Союзы Герое М. Җәлил исемендәге Үләнкүл урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә, мәктәпкә керү юлында урнашкан[1].

Тарих үзгәртү

 
Һәйкәлнең бюст өлеше. Скульптор Александр Аполлонов эше

Муса Җәлил бюсты 2016 елның 14 сентябрендә [2] Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең[d] Омск бүлекчәсе тарафыннан, «Россия даны аллеясы» (рус. Аллея Российской Славы) бөтенроссия проекты җитәкчесе эшмәкәр, меценат Михаил Сердюков[d], шулай ук Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Забиров ярдәме белән куелган[3]. Михаил Сердюков 2008 елдан эшли башлаган «Россия даны аллеясы» проектының авторы булып тора, әлеге проект кысаларында 2020 елга Россия территориясендә һәм чит илләрдә 1800дән артык бюст, һәйкәл һәм истәлекле билгеләр урнаштырылган[4].

Сынчы ― Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (1994), Кубаньның атказанган рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Александр Аполлонов[d] (1947―2017)[5].

2023 елның 25 августында Омск өлкәсенә рәсми визиты барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйган. [6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Васил Шәйхразыев Үләнкүл авылында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. БТК, 25.08.2023
  2. Открытие памятника Мусе Джалилю, с. Уленкуль. Проект «Аллея Российской Славы», 14.09.2016
  3. Эльза Махмутова. Открытие бюста Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля.(үле сылтама) Уленкульская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Мусы Джалиля(рус.)
  4. Сайт проекта «Аллея Российской Славы»
  5. Александр Алексеевич Аполлонов(үле сылтама). Скульпторы проекта ― Проект «Аллея Российской Славы»
  6. Василь Шайхразиев возложил цветы к бюсту Мусы Джалиля в Уленкуле. Всемирный конгресс татар, 25.08.2023

Сылтамалар үзгәртү