Үләнкүл (рус. Уленкуль) — Омск өлкәсенең Большеречье районында урнашкан татар авылы. Үләнкүл авыл җирлегенең административ үзәге.

Үләнкүл
Карта
Ил Россия
Өлкә Омск өлкәсе
Район Большеречье районы
Координатлар 56°25'тн, 74°16'кнч
Авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина
Нигезләнгән 1651
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар

Тарих үзгәртү

400 еллап тарихы булган авыл. Авылга 1651 елда Бохарадан (Урта Азиядән) күченүче сәүдәгәрләр нигез салган. 1928 елда 70 хуҗалыктан торган, төп халкы бохарлыклар булган[1] .

Атама үзгәртү

Авылның атамасы якында урнашкан күл (Үләнкүл) атамасы буенча куелган.

Халкы үзгәртү

Халык саны
2010[2]
613

Мәгариф үзгәртү

  • Советлар Союзы Герое М. Җәлил исемендәге Үләнкүл урта гомуми белем бирү мәктәбе (балалар бакчасы белән берләшкән)[3]. Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү рус һәм татар телләрендә алып барыла. Әлеге уку йорты ― районда татар теле һәм татар әдәбияты фән буларак өйрәнелүче бердәнбер мәктәп.

Мәдәният үзгәртү

  • Үләнкүл авылы Мәдәният йорты (музее бар). «Наза» исемендәге җыр ансамбле оешкан.
  • урта мәктәптә 3 музей: мәктәп тарихы, туган якны өйрәнү, районның мактаулы гражданы Шихова музее
  • Себер татары усадьбасы (этнография комплексы, 2021 елның 10 февралендә ачылган)[4]

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

 
Муса Җәлил һәйкәле

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Список населённых мест Сибирского края. — Том 1. Округа Юго-Западной Сибири. — Новосибирск: Сибирский Краевой Исполнительный Комитет. Статистический отдел, 1928. — 831 с.
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских и сельских населённых пунктов Омской области. әлеге чыганактан 2014-04-16 архивланды. 2014-04-16 тикшерелгән.
  3. Уленкульская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза М. Джалиля. 2020 елның 21 февраль көнендә архивланган. Домашняя страница
  4. Этнографический комплекс «Усадьба сибирского татарина». МБОУ «Уленкульская СОШ им М.Джалиля» ВКонтакте, 31.03.2023

Сылтамалар үзгәртү