Муса Җәлил һәйкәле (Санкт-Петербург)

Муса Җәлилгә һәйкәл Санкт-Петербург шәһәрендә Василеостров районында урнашкан.
Һәйкәл — Татарстан хөкүмәтенең Санкт-Петербург каласына бүләге.

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл ачу. 2011
Муса Җәлилгә һәйкәл ачу. 2011
Урын Санкт-Петербург, Васильевский утравы районы, Гаванская урамы, 18
Сынчы Әхнәф Зиякаев,
Ян Нейман[d]
архитектор Г. К. Челбогашев
Төзелеш датасы 2011 ел
Материал бронза, гранит
 
Һәйкәлнең скульптура өлеше

2011 елның 19 маенда Санкт-Петербург шәһәренең Васильевский утравы районында, Гаванская урамы белән Урта проспект кисешкән чаттагы скверда ачылган.

Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында (1941-1942) өлкән сәяси җитәкче хәрби дәрәҗәсендә көрәшкән, «Отвага» фронт газетасында хәрби хәбәрче булып торган. Волхов фронтында Любань операциясе вакытында (1942, июнь) алман фашистларына әсир төшкән.

Һәйкәл янында елга ике тапкыр — Муса Җәлилнең туган (15 февраль) һәм җәзалап үтерелгән (20 август) көннәрендә искә алу митинглары һәм чәчәк салу мәрасимнәре үтә.

Ачылу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург вице-губернаторы Алла Манилова, Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов катнаша.

Тасвирлама

үзгәртү

Һәйкәл гранит аслыкка утыртылган Муса Җәлилнең бронза бюстыннан гыйбарәт.
Постаментның алдына русча язылган:

Великому сыну татарского народа, защитнику Ленинграда, поэту-воину, антифашисту Мусе Джалилю

Аслыкның як-ягына русча һәм татарча язылган:

Я жить хочу, чтоб Родине отдать

Последний сердца движущий толчок,
Чтоб я и умирая мог сказать,
Что умираю за отчизну-мать

Не страшась кровопролитной битвы,
Мы пойдем, как буря, напролом.
Пусть кому-то быть из нас убитым,
Никому из нас не быть рабом!

Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрек тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен.

Түзә алмабыз, кара кан да коярбыз -
Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл:
Теләсәләр асарлар, без үләрбез,
Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Дань уважения татарскому народу. «Республика Татарстан», 2011 ел, 20 май (№ 101).

Сылтамалар

үзгәртү