Лилиан Наврозашвили
Лилиан Наврозашвили, Лилиан Гурам кызы Наврозашвили (1974 елның 2 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Муса Җәлилнең оныгы. Санкт-Петербург яшь тамашачы театры актрисасы. «Күгәрченкәй» (Голубка) актёр җыры бәйгесе һәм «Җан авазы» (Крик души) актёр эшләре бәйгесе лауреаты.
Лилиан Наврозашвили | |
---|---|
Туган телдә исем | Лилиан Гурам кызы Наврозашвили |
Туган | 2 октябрь 1974 (50 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар-грузин |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | актриса |
Җефет | 2нче ире ― Игорь Шичко |
Балалар | уллары Баграт Мирослав улы Наврозашвили, Макар Игорь улы Шичко |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1974 елның 2 октябренда Казанда туган. Казанның 96 нчы санлы урта мәктәбен, 1 нче санлы музыка мәктәбендә фортепьяно сыйныфын, Казан театр училищесын (Чулпан Хаматовадан бер курс түбән), Санкт-Петербургта Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (рус. ЛГИТМиК) (1993 елдан Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясе (рус. СПбГАТИ), 2014 елдан Россия дәүләт сәхнә сәнгате нституты (рус. РГИСИ)) (Андрей Толубеев курсы) тәмамлаган.
Иҗат юлы
үзгәртү- 1999 елдан, Театр институтын тәмамлагач, Брянцев исемендәге Санкт-Петербург ТЮзында төп рольләрдә уйный башлый.
- Дебюты — «Аңла мине» (Пойми меня) балалар спектаклендә Алиса роле.
- «Эльдорадио»да Лилиан Ли псевдонимы белән тапшырулар алып бара.
- 2002-2004, 2008-2010 — «100 tv» («Fm tv» проекты) каналында алып баручы.
- VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаша[1].
Уйнаган рольләре
үзгәртү- Пьеретта — «Пьеретта япмасы» (Покрывало Пьеретты) режиссер Роман Мархолиа
- Марианна — «Тартюф»
- Регана — «Король Лир»
- Марфа — «Правда хорошо а счастье лучше»
- Феона — «Капкан саен калҗа булмый» (Не все коту масленица)
- Ул — «Зират фәрештәсе» (Кладбищенский ангел)
- Юля — «Анданте»
- Рут — «Тәэсир» (Влияние)
- Поля — «Мещане»
- Вера — «Чыгарылыштан соңгы төн» (Ночь после выпуска)
- Горчица — «Җәйге төндә йокы» (Сон в летнюю ночь)
Фильмография
үзгәртү- «Ватылган фонарьлар урамы» (Улицы разбитых фонарей)
- «Литейный»
- «Тикшерү серләре» (Тайны следствия)
- «Диңгез иблисләре» (Морские дьяволы)
- «Бүре бастыручы эт» (Волкодав)
- «Юл кизүе» (Дорожный патруль)
- «Табиб» (Врач)
- «Канун чикләреннән тыш» (За пределами закона) - Кира
- «Медея»
Гаилә хәле
үзгәртү- Әбисе — Зәкия Садыйкова, бабасы — Муса Җәлил.
- Әнисе — Люция Муса кызы Җәлилова, кинорежиссер, әтисе Гурам Наврозашвили, рәссам. Әтисе Яр Чаллыга күргәзмәсен алып килгәч, танышканнар.
- Беренче ире - словак Мирослав, продюсер, улы — Баграт Мирослав улы Наврозашвили (2005 елгы)[2].
- Икенче ире — Игорь Шичко, бизнесмен, спортчы (тимераякта шуу), улы — Макар Игорь улы Шичко.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Бизнес-онлайн, 23.07.2012
- ↑ Беренче улына милләте грузин булган әтисенең фамилиясен биргән
Әдәбият
үзгәртү- Жизнь прожить-не поле перейти! (жизнь и творчество внучки М. Джалиля Л. Наврозашвили). «Нур» (Санкт-Петербург), 2002 ел, N 1-2 (январь-февраль).
- Нәбирә Гыйматдинова. Муса гына гаепле түгел. «Идел», 1996 ел, N 1-2.
- Нәбирә Гыйматдинова. Лилиан-Җәлил оныгы. «Идел», 1996 ел, N 7-8.
- Нәбирә Гыйматдинова. Давай поговорим, родная. «Идел», 1999 ел, N 4.