Әхнәф Зиякаев

сынчы-скульптор

Әхнәф Зиякаев, Әхнәф Гаделгәрәй улы Зиякаев (рус. Ахнаф Гаделгаряевич Зиякаев, 1956 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Нефтекама) ― сынчы―скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1994 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләр (скульптура) лауреаты һәм дипломанты, Россия Традицион мәдәният көллияте укытучысы.

Әхнәф Зиякаев
Туган телдә исем Әхнәф Гаделгәрәй улы Зиякаев
Туган 9 ноябрь 1956(1956-11-09) (67 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Нефтекама
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре сынчы, педагог
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1956 елның 9 ноябрендә Башкортстан АССРның Нефтекама нефтьчеләр бистәсендә (1963 елдан шәһәр) туган. Нефтекама балалар сәнгать мәктәбенең беренче чыгарылышыннан (укытучысы Юрий Федорович Туник)[1]. 1981―1983 елларда Көңгер шәһәренең 58нче һөнәри техник училищесында (2002 елдан Көңгер дәүләт сәнгать-сәнәгать көллияте, 2011 елдан Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе филиалы[2]) укыган.

И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының скульптура факультетын тәмамлаган (1994, профессор С. А. Кубасов[d] (1945―2004) остаханәсе). Диплом эше ― «Сабантуй». «Рәссам―скульптор» квалификациясе бирелә.

 
Габдулла Тукайга һәйкәл. 2006
 
Муса Җәлилгә һәйкәл. 2011

Сынчы иҗатында анималистик тема мөһим урын алып тора. Иҗатында геройлары хайваннар һәм кошлар булган скульптура композицияләре тәкъдим ителгән: ябалак һәм пеликаннар, көртлек һәм карга баласы, тау кәҗәсе һәм атлар. Атның скульптура рәсеме останың иң яраткан мотивы булып тора: «Булат. Аудан кайту», «Пегасның тууы», «Сугыш атының төше» һ. б.

Металлдан коелган скульптуралары аерым пластика белән аерылып тора. Иң яхшы үрнәкләрнең берсе — «Җил» эше, анда да сынчы кабат яраткан темасына ― чабып баручы ат рәсеменә мөрәҗәгать итә.

Ассамбляж техникасында (коллаж төре) башкарылган экперименталь эшләре: «Фаэтон» һәм «Көнчыгыш җыры» тимер кисәкләреннән, чүкечләрдән, пружиналардан, болтлардан, гайкалардан җыелган.

Күп еллар скульптор Ленинград блокадасы темасы өстендә эшли: «Блокада», «Ачлык» «Икмәк», «Балалар». «Блокада» рельефын скульптор Санкт-Петербургның дәүләт тарих музеена бүләк иткән [3].

Ә. Зиякаевның тушь,акварель һәм темпера белән башкарылган пейзажлары һәм анималистик рәсемнәре дә бар[4]

Россиянең төрле шәһәрләрендә урнаштырылган берничә монументаль әсәр авторы. Санкт-Петербургта:

Кайбер күргәзмәләре

үзгәртү
  • 1985–1990 елларда зона күргәзмәләрендә катнаша
  • 1991 ел ― «Татарт» республикаара күргәзмәсе
  • 1992 ел ― «Көз-92» скульптура секциясеннән күргәзмә
  • 1993 ел ― «Яратам сине, Петр иҗаты» күргәзмәсе
  • 1995 ел ― «Ак төннәр» күргәзмәсе
  • 1996 ел ― 1нче халыкара «Евразия» күргәзмәсе
  • 1998 ел ― «Раштуа бронзасы» күргәзмәсе[6]
  • 2017 ел ― Петропавел крепостеның дәүләт бастионында «Минем җаным авазлары» күргәзмәсе[4]
  • 2019 ел ― Кронштадтта М. К. Аникушин исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмәләр залында «Пластик сызыклар» күргәзмәсе[7]
  • 2023 ел ― Ленинградны саклау һәм блокада музеенда «Минем блокада архитектурасы» күргәзмәсе.

Скульпторның эшләре Дәүләт Рус музеенда[d], Минтимер Шәймиев тупланмасында, АКШ, Франция, Япониянең шәхси коллекцияләрендә саклана [8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү