Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте
Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән бутамагыз.
Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.
Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте | |
Мордовия мөфтияте | |
Баш-фатир: |
430033 / , Саранск, Октябрь районы, Октябрьнең 70 еллыгы пр., 163А |
---|---|
Оешма төре: |
үзәкләшкән дини оешма |
Җитәкчеләр | |
Мөфти |
Фәһим Шәфиев |
Мөфти в.в.б. |
Шамил хәзрәт Сабитов |
Нигезләү | |
3 мөселман оешмасының оештыру җыелышы карары | |
islamic-centr.mordovia.su |
Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (рус. ЦРО «Центральное духовное управление мусульман Республики Мордовия») ― Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составындагы үзәкләшкән дини оешма. Мордовия Республикасы территориясендәге кайбер җирле мөселман дини оешмасы һәм дини төркемен берләштерә.
Тарих
үзгәртүМордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте 2008 елның 18 сентябрендә теркәлгән[1]. Ул заманда Мордовиядә ике мөфтият була. Аларның берсе Равил Гайнетдин мөфтиятенә (Рәшит Халиков), икенчесе — Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк диния нәзарәтенә карый (җитәкчесе — Зәки Әйзатуллин).[2]
Яңа мөфтиятне Мордовия җитәкчелеге әлеге бәйсез оешмалар янына «курчак» оешма итеп төзи. Җитәкче итеп Казан ислам көллияте укытучысы, көрәш буенча спорт остасына кандидат Фәһим Шәфиев чакырыла. Яңа мөфтият яшерен һәм канунсыз төстә оештырыла, дип дәгъвалар ишетелә.[3]
Мөфтиятнең ышанычлы таянычы булып Мордовиянең өч иң борынгы мөселман оешмасы – Аксюн, Татар Тавлы һәм Зур Елховка тора[4].
Структура
үзгәртүМР Үзәк Диния нәзарәте составына Мордовиянең төрле районнарында 18 җирле мөселман дини оешмасы һәм 17 дини төркем керә[4].
Дини төркемнәрнең күп өлеше Мордовиянең төзәтү учреждениеләре территориясендә урнашкан. Һәрбер җәмгыятьнең гыйбадәт кылу урыны (мәчетләр, гыйбадәт йортлары һәм гыйбадәт кылу бүлмәләре) бар[5].
Ислам мәдәни үзәге
үзгәртү- Төп мәкалә: Рухи-мәдәни үзәк (Саранск)
Идел буе федераль округында беренче Ислам мәдәни үзәгенә (рус. ИКЦ, Духовно-культурный центр, ДКЦ) 2014 ел башында нигез салынган, 2018 елның 2 ноябрендә Мордовия Башлыгы В. Д. Волков[d] катнашында тантаналы ачылган. Үзәкнең төп максатлары: ислам мәдәниятен, сәнгатен, фәнен һәм мәгарифен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән социаль-мәдәни функцияләрне гамәлгә ашыру; Россия халыклары арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итү; социаль, милли һәм дини конфликтларны булдырмау; Исламда радикализмга һәм экстремистик кәефләр формалаштыруга каршы тору; дини үзаң нигезләре буларак иманны һәм рухилыкны ныгыту; үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, җәмгыятьтә һәм дәүләттә гаилә ролен ныгыту[6].
Ислам мәдәни үзәге бинасын реконструкцияләү алып барыла, ул өч функциональ блоктан торачак: мәгариф, мәдәният һәм ял блогы. Ислам мәдәният үзәгендә бай китап фонды һәм югары технологияле мәгълүмати җиһазлар белән китапханә, Ислам мәдәнияте музее, күп функцияле конференцияләр залы, уку аудиторияләре, мәгълүмат-нәшрият үзәге, балаларның иртә үсеш бүлмәсе, иҗади үсеш үзәге, намаз бүлмәсе, медицина кабинеты һәм социаль ашханә урнашачак[4].
Мөфти
үзгәртүДиния нәзарәте оешканнан бирле, 2023 елның көзенә хәтле мөфти Фәһим хәзрәт Шәфиев җитәкли[4]. 1982 елның 6 августында Мордовиянең Ләмбрә районы Аксюн авылында туган. Мәдинә Ислам университетының (Согуд Гарәбстаны) гарәп теле факультетын тәмамлаган, 2007―2008 елларда Казан ислам көллияте ректоры вазыйфасын биләгән[7] Ислам мәдәни үзәге директоры, Мордовия Республикасы татарларының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе, Мордовия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы[8].
Мордовия Республикасы Үзәк Диния нәзарәте мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ― Шамил хәзрәт Сабитов[9].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Центральное духовное управление мусульман Республики Мордовия. ДУМ РФ, 15.08.2011(рус.)
- ↑ Р.Халиковка 2011 елда җинаять эше ачыла, Зәки Әйзатуллинга 2020 елда административ эш ачыла. Шул рәвешле икесе дә вазифаларыннан читләштерелә.
- ↑ Кем ул Шәфиев?
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Духовно-культурный центр
- ↑ МУФТИЯТ — Духовно-культурный центр
- ↑ Духовно-культурный центр ВКонтакте
- ↑ Фагим Фатихович Шафиев. islamic-centr.mordovia.su
- ↑ Обращение ЦРО «Центральное духовное управление мусульман Республики Мордовия» к президенту Российской Федерации Владимиру Владимировичу Путину
- ↑ Обращение врио муфтия ЦДУМ Республики Мордовия Шамиля-хазрата Сабитова к мусульманам Мордовии. Духовно- культурный центр
Сылтамалар
үзгәртү- Фагим Фатихович Шафиев. islamic-centr.mordovia.su