Рухи-мәдәни үзәк (Саранск)

2018 елда нигезләнгән шәхси оешма (Мордовия, Россия)

Рухи-мәдәни үзәк, 2024 елның 12 февраленә кадәр Ислам мәдәни үзәге (рус. Духовно-культурный центр, ДКЦ; Исламский культурный центр, ИКЦ ) ― Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәрендә урнашкан, Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы шәхси оешма.

Рухи-мәдәни үзәк
Ислам мәдәни үзәге
Баш-фатир:

430031 Россия байрагы / Мордовия байрагы, Саранск, Октябрь районы, Октябрьнең 70 еллыгы пр., 163А

Оешма төре:

шәхси оешма

Рәсми теле:

татар, рус, гарәп

Җитәкчеләр
директор

Фатих Шәфиев

директор урынбасары

Шамил Сабитов

Нигезләү

2018 ел

islamic-centr.mordovia.su
Рухи-мәдәни үзәк

Тарих үзгәртү

Идел буе федераль округында беренче Ислам мәдәни үзәгенә 2014 ел башында нигез салынган (нигезләүче ― «Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган хәйрия фонды). Бу үзәк 2008 елда Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (Мордовиядә өченче мөфтият) мөфтие итеп сайланган Фәһим Шәфиев җитәкчелегендә төзелген төп проектларның берсе була. Медиада әлеге үзәк ― «радикаль фикерләргә каршы көрәшүче мәркәз» булачак дип аталган[1].

2014 елның 21 апрелендә үзәк Мордовия Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсендә теркәлү үткән.

2018 елның 2 ноябрендә Мордовия Башлыгы В. Д. Волков[d] катнашында тантаналы ачылган[2].

2024 елның 12 февраленнән исемен алыштырган ― Рухи-мәдәни үзәк. [3].

Максатлары үзгәртү

Үзәкне ештыручылар башта үз эшчәнлекләренең төп юнәлеше итеп татарлар, азәрбайҗаннар, Төньяк Кавказ һәм Урта Азиядән чыккан кешеләр яшәүче округ территориясендә традицион исламны саклау һәм үстерүне сайлаган[4].

Үзәкнең төп максатлары: ислам мәдәниятен, сәнгатен, фәнен һәм мәгарифен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән социаль-мәдәни функцияләрне гамәлгә ашыру; Россия халыклары арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итү; социаль, милли һәм дини конфликтларны булдырмау; Исламда радикализмга һәм экстремистик кәефләр формалаштыруга каршы тору; дини үзаң нигезләре буларак иманны һәм рухилыкны ныгыту; үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, җәмгыятьтә һәм дәүләттә гаилә ролен ныгыту[5].

Бүлекләр үзгәртү

Архитектура планы буенча, Ислам мәдәни үзәгендә өч функциональ блок каралган: мәгариф, мәдәни һәм ял итү. Биредә бай китап фонды булган китапханә, Ислам мәдәнияте музее, намаз бүлмәсе, 100 кешегә кадәр сыйдырышлы күп функцияле конференцияләр залы урнашкан. Үзәктә шулай ук уку-укыту аудиториясе, ашханә, балалар бүлеге эшли[6].

Җитәкчелек үзгәртү

Директор
  • 2018 елдан ― Фәһим Фатих улы Шәфиев
  • 2023 елның 27 октябреннән ― Фатих Ислам улы Шәфиев [7]
Директор урынбасары

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү