һәм

Зур Ялху
БайракИлтамга
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Большеелховское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Большеелховское сельское поселение[d][1] һәм Ләмберә районы
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 4114 (2002)[2],
4171 (2010)[2],
4009 (2021)[3]
Почта индексы 431503
Җирле телефон коды 83441
Карта
 Зур Ялху Викиҗыентыкта

Зур Ялху (рус. Большая Елховка) — Мордовиянең Ләмберә районына керүче зур авыл.

Элек бу авылда руслар гына яшәсә, бүгенге көндә күп санда мордва, татарлар да яши. Халкы — 4134 кеше (2008 елга). Шулардан 68 %ы — руслар, 20 % — мордва һәм 10 % — татарлар.

Зур Ялху Сарансктан 10 км ераклыкта урнашкан. Авылда Елоховка тимер юл разъезды урнашкан. Авыл өченнән Елшанка елгасы ага. 2 ясалма буасы бар.

Авылда ААҖ «Октябрьская» агрофирмасы эшләп килә. Мәктәп, балалар бакчасы, һөнәри техник училище №14, хастаханә, 2 аптека, китапханә, мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе бар.


  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. 2,0 2,1 Численность и размещение населения Республики Мордовия. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года
  3. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)