Моргенштерн

Россия рэп-башкаручы һәм музыкант


Алишер Таһир улы Моргенштерн (туганда — Вәлиев; 1998 елның 17 феврале, Уфа, Россия) — Россия рэп-башкаручы һәм музыкант. Элегрәк видеооблогер эшчәнлеген YouTube видеохостингында алып барган.

Моргенштерн
Туган телдә исем рус. Алишер Тагирович Моргенштерн
Туган 17 февраль 1998(1998-02-17) (26 яшь)
Уфа, Россия
Яшәгән урын Дөбәй[1]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре рэпер, автор-башкаручы, музыка продюсеры, эшкуар
Җефет Дилара Зинатуллина[d][2]

 Моргенштерн Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Алишер Таһир улы Вәлиев 1998 елның 17 февралендә Уфада туган[3]. MTV хәбәрләренә караганда, милләте буенча — «яртылаш рус, яртылаш башкорт»[4]. Әти-әнисе аерылышкан, ә Алишерга 11 яшь тулгач, әтисе көчле эчкечелек аркасында бавыр циррозыннан үлә[5].

Рэп белән мәктәп елларында шөгыльләнә башлый. Иң беренче клип «Болытлардан югарырак» исеме астында 2010 елда төшерелгән.

Берникадәр вакыт Башкортстан дәүләт педагогика университетында укыган, соңыннан куылган. Вуз җитәкчелегендә аны «урод», ә аның иҗатын — «дерьмо» дип атаганнар[6]. Университетка әтисенең үлеме аркасында булган өстенлекләр аркасында гына керә алган[7]. Аннары Уфа дәүләт авиация техник университетына информатика белгечлеге буенча укырга керә, тик тиздән аны куып чыгаралар[8].

Беренче танылуны YouTube сайтында «#ИзиРеп» үз проекты кысаларында пародия видеороликлары ярдәмендә ала. 2018 елның 17 февралендә Hate Me дебют мини-альбомын, шулай ук «Дикий» һәм «Insomnia» трекларына видеоклип чыгара[9]. 2 сентябрь көнне «Менә шулай» видеоклипын чыгара, 4 сентябрьгә «ВКонтакте» социаль челтәренең иң популяр 8 музыкаль композициясе исемлегенә керә[10][11].

2019 елның 1 гыйнварында «Улыбнись, дурак!» альбомы чыга. Альбомда 4Teen һәм ЛСП башкаручылары, шулай ук видеоблогер Дмитрий Ларин катнашкан.

2020 елның 5 июнендә «Пососи» исеме астында сингл һәм клип чыга. Музыкаль видео 2,3 миллионнан артык дизлайк җыйган, ул YouTube та Россиядә иң күп дизлайк куелган видеога әверелгән.

2020 елның 25 июнендә Forbes журналының Россия версиясе «40 яшькә кадәр Россиянең иң уңышлы йолдызлары 2020» исемлеген бастыра, анда Алишер Моргенштерн бер ел эчендә 1,5 млн долларлык гомуми табыш белән 21 баскычны били[12].

2020 елның 8 сентябрендә «Topical Style Awards 2020» еллык 12 йолдызлы премиясендә була, анда «Ел хатын-кызы» премиясенә лаек була[13][14]. 2020 елда Моргенштерн «вДудь» интернет-шоуына интервью бирә[15].

2020 елның 13 ноябрендә Моргенштерн американың Lil Pump рэперы белән бергә язылган «Watafuk?!» җырын чыгара. Җыр чыкканнан соң бер көн узгач, Моргенштернның Youtube рәсми каналында чыгарылган анимацияләнгән видео биш миллион[16] карау җыйган һәм Россия сегментының YouTube трендларын җитәкләгән[17].

2021 елның 15 мартында рэперның Альфа-банкта яшьләр белән эшләү буенча директор вазыйфасына билгеләнүе билгеле була[18]. Тик рэперга карата наркотикларны пропагандалаган өчен административ эш кузгатылуы турында мәгълүмат пәйда булгач, Альфа-банк хәбәр иткәнчә, яңалык реклама булган һәм музыкант банк хезмәткәре түгел[19].

Шәхси тормыш үзгәртү

2017 елдан 2019 елның октябренә кадәр Диләрә Зинәтуллина белән мөнәсәбәтләрдә булган, әмма пар 2019 елның октябрендә Алишер мөнәсәбәтләрне ачык итү тәкъдименнән соң аерылган. 2020 елның җәендә алар яңадан мөнәсәбәтләр башлаганнар. 2021 елның 31 августында Мәскәүдә өйләнешкәннәр[20][21]. 2021 елның июлендә, «Nominalo» клипын төшергән вакытта, Алишер Диләрәгә тәкъдим ясаган, ул «Әйе» дип әйткән[22][23]. 2022 елның 8 апрелендә «Селяви» синглы чыккан, анда Алишер Диләрә белән аерылышу турында ишарә иткән. 2022 елның 9 апрелендә Диләрә YouTube'та видео урнаштырган, анда Моргенштерн белән аерылышу турында хәбәр иткән[24].

Бизнес үзгәртү

2020 елда Моргенштернның Мәскәүдә ресторан ачарга ниятләве билгеле була. 2020 елның 25 июнендә Алишер Моргенштерн һәм Эдуард Попов («Янис Грек» тәхәллүсе астында автоблогер буларак танылган) «КАЙФ» ҖЧҖ теркиләр[25]. 26 октябрьдә Зур Дмитровка урамындагы офис бинасының соңгы катында Kaif Provenance рестораны ачыла[26].

Суд процесслары үзгәртү

2021 елның апрелендә рэперга карата наркотикларны пропагандалаган өчен административ эш кузгатылган[27]. 2021 елның 3 июнендә Мәскәү шәһәренең Зюзи район суды шәхси эшмәкәр Моргенштернны административ хокук бозуда гаепле дип тану турында карар чыгара[28].

Украинаның куркынычсызлык хезмәте тәкъдиме буенча, Украинаның мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте министрлыгы 2021 елның 28 апрелендәге боерыгы белән рэп-башкаручыны һәм музыкантны Украинаның милли иминлегенә куркыныч тудыручы затлар исемлегенә кертә[29].

Дискография үзгәртү

Студия альбомнары үзгәртү

  • «До того как стал известен» (2018)
  • «Улыбнись, дурак!» (2019)
  • «Легендарная пыль» (2020)
  • «Million Dollar: Happiness» (2021)
  • «Million Dollar: Business» (2021)

Синглары үзгәртү

Бүләкләр һәм номинацияләр үзгәртү

Ел Бүләк Номинация Нәтиҗә Искәрмә
2020 Topical Style Awards 2020 Ел хатын-кызы Җиңү [13]
MTV Europe Music Awards Россиянең иң яхшы башкаручысы Номинация [30]
GQ Ел кешесе 2020 Ел музыканты Җиңү [31] [32]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Arterbury J. Russia’s Biggest Rappers Are Going Hard Against Putin’s War // Rolling Stone / J. WennerNYC: Jann Wenner, 2022. — ISSN 0035-791X
  2. https://24smi.org/celebrity/144825-dilara-zinatullina.html
  3. «Изи фейм»: Кто такой Моргенштерн и почему он уже едет в тур по стране (рус.), Афиша. 25 ноябрь 2018 тикшерелде.
  4. Кто такой Моргенштерн?, archived from the original on 2020-09-21, retrieved 2021-07-14 
  5. Моргенштерн(үле сылтама)
  6. Алишер Моргенштерн: биография музыканта, nur.kz
  7. Моргенштерн Алишер Тагирович
  8. Приказ о зачислении № 2141-СТ от 03.08.2017
  9. Morgenshtern выпустил клип «Дикий» и дебютный EP. 2020-07-04 тикшерелгән.
  10. Новый клип Morgenshtern стал хитом (рус.), Korrespondent.net. 27 ноябрь 2018 тикшерелде.
  11. Чарты, рейтинги, хит-парады (рус.), intermedia.ru (2018-09-06). 27 ноябрь 2018 тикшерелде.
  12. 40 самых успешных звезд России до 40 лет. Рейтинг Forbes (2020-06-25). 2020-09-16 тикшерелгән.
  13. 13,0 13,1 Моргенштерн получил премию «Женщина года» (2020-09-09). 2020-09-16 тикшерелгән.
  14. Рэпер Моргенштерн стал «женщиной года» (2020-09-10). 2020-09-16 тикшерелгән.
  15. MORGENSHTERN – главный шоумен России-2020 / вДудь (3 ноября 2020).
  16. Песня Моргенштерна и Lil Pump набрала пять миллионов прослушиваний (2020-11-14). 2020-11-14 тикшерелгән.
  17. Моргенштерн выпустил совместную песню с американским рэпером Lil Pump (2020-11-13). 2020-11-14 тикшерелгән.
  18. Альфа-банк нанял на работу Моргенштерна.
  19. Альфа-банк отказался считать Моргенштерна своим сотрудником (2021-04-17).
  20. Бакланов, Александр (2021-09-01). Рэпер Моргенштерн и блогер Дилара Зинатуллина сыграли свадьбу. Под конец торжества к ним пришла полиция. Meduza. 2021-09-27 тикшерелгән.
  21. Рэпер Моргенштерн и блогер Дилара Зинатуллина сыграли свадьбу. Под конец торжества к ним пришла полиция. Meduza (2021-09-01). 2021-09-01 тикшерелгән.
  22. Виктория Калиниченко (2021-07-09). Полуголый Моргенштерн сделал предложение своей девушке. Известия.
  23. Вот это кино! Моргенштерн сделал предложение возлюбленной прямо на съемках клипа. Grazia (2021-07-09).
  24. ntv.ru. Жена Моргенштерна заявила о расставании с рэпером.
  25. Моргенштерн решил кормить людей в «Кайфе». 2020-09-16 тикшерелгән.
  26. Пигарев А. (2020-11-02). Каким получился ресторан Моргенштерна Kaif Provenance. РБК Стиль. 2020-11-14 тикшерелгән.
  27. Моргенштерн не признал вину в пропаганде наркотиков.
  28. Суд признал виновным Алишера Моргенштерна в пропаганде запрещенных веществ и постановил оштрафовать его на 100 тысяч рублей // Вокруг ТВ : электр. изд.. — 2021. — 3 июнь.
  29. Моргенштерна включили в перечень лиц, которые угрожают нацбезопасности Украины // Украинская правда : электр. изд.. — 2021. — 29 апрель.
  30. Рэпер Niletto получил награду MTV как лучший исполнитель года в России — Газета.Ru, archived from the original on 2021-01-05, retrieved 2021-07-14 
  31. Все победители премии «GQ Человек года» 2020 (2020-11-12). 2020-11-14 тикшерелгән.
  32. Моргенштерн, Богомолов и Ко: чем запомнилась премия "GQ Человек года" (2020-11-13). 2020-11-14 тикшерелгән.

Сылтамала үзгәртү