Миңгәрәй Сәгыйдуллин

Миңгәрәй Сәгыйдуллин, Миңгәрәй Сәгыйдулла улы Сәгыйдуллин (1900-1938) — фирка эшлеклесе, тарихчы-галим, публицист, РКП (б) әгъзасы (1920 елдан).

Миңгәрәй Сәгыйдуллин
Файл:М.С.Сәгыйдуллин.jpg
Туган телдә исем Миңгәрәй Сәгыйдулла улы Сәгыйдуллин
Туган 1900(1900)
Уфа губернасы Минзәлә өязе Югары Суыксу авылы
Үлгән 10 май 1938(1938-05-10)
Казан
Яшәгән урын Зур Пирогов урамы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче
Җефет Шәмсия Азанова, мөхәррир
Балалар улы Рафаэль, кызы Луиза (игезәкләр)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1900 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Тукай районы) Югары Суыксу авылында туган. 1915 елның көзендә авыл җыены карары белән укытучы ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1917 елның җәендә кыска сроклы мөгаллимнәр курсларында була. 1920 елда фиркагә кабул ителә, авыл шурасы рәисе итеп сайлана. Минзәлә кантон комитеты татар телендәге «Окна РОСТА»ны мөхәррирләү эшен тапшыра. Мәскәүдә Я.М. Свердлов исемендәге Коммунистик университетны тәмамлагач, Казан шәһәренең Елга аръягы район комитеты сәркатибе һәм ВКП (б)ның Татарстан өлкә комитетының бүлек мөдире итеп билгеләнә..

Казанда үзгәртү

1925 елда ВКП (б)ның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе булып И. Морозов эшләгән чорда ТАССР җитәкчеләренең күбесен «суллар» булып исәпләнүчеләр тәшкил итә. Башта үгетләү-пропаганда бүлеге мөдире, соңрак оештыру бүлеге, матбугат бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Сәгыйдуллин да шулар исәбендә була. 1926 елда Урта Азиядә (Үзбәкстан ССР) аз гына вакыт фирка эшендә булганнан соң, 1927 елдан башлап гомерен фәнни-тикшеренү һәм журналистлык эшчәнлегенә багышлый.

1929 елда «Кызыл Татарстан» газетасында басылган «Ялагайлар токымы» дигән сәяси памфлетында җитәкче хезмәткәрләр арасындагы ялагайлыкны, аларның югарырак җитәкчеләр алдында тәлинкә тотуын, үзләренә буйсынган кешеләргә карата тупаслыгын каты тәнкыйтьли. Әлеге хезмәт ВКП (б) өлкә комитетының 1929 ел 20 август махсус карары белән гаепләнә, авторы «соңгы кисәтү» ала. М. Сәгыйдуллин Казанны ташлап китәргә карар кыла. 1929 ел азагында аны Ростовка журналистлык эшенә күчерәләр. 1930 елда Мәскәүдә Кызыл профессура институтының фәлсәфә бүлегенә укырга керә.

Сәяси золым үзгәртү

Авыл хуҗалыгының таркалу-көчсезләнүен дошманнарның яшерен мәкерле эшләренә кайтарып калдырырга маташу өчен «Крестьяннар иттифагы» дигән провокацион эш барлыкка килә. Әлеге оешманың җитәкчеләре итеп Галимҗан Әминов, Гыйлемдар Баембәтов, Миңгәрәй Сәгыйдуллин табыла. 1932 елның декабрендә Мәскәүдә, Казанда һәм Уфада «иттифак»чыларны кулга ала башлыйлар. Газеталарда «сәгыйдуллинчылык»ка каршы киң фаш итү кампаниясе башлана. 1932 елның 21 декабрендә М. Сәгыйдуллинны кулга алалар. ОГПУ коллегиясе 10 май карары белән аны атарга хөкем итә. Иң югары җәза 10 ел төзәтү-хезмәт лагере белән алмаштырыла. Мәскәү-Идел каналы төзелешенең төп базасы булган Дмитровлагта (татарча канал газетасы мөхәррире), соңрак Соловкида (Стаханов хәрәкәте буенча инспектор) срогын тутыра. Хатынын, «Азат хатын» журналы мөхәррире Шәмсия Азанованы, «халык дошманы белән элемтәдә булган өчен» кулга алалар, 1944 елга кадәр лагерьда тоталар.

М. Сәгыйдуллин ярдәм сорап Максим Горькийга мөрәҗәгать итә. «Эшне яңадан карау өчен бернинди дә нигез юк» дигән җавап алына [2].

Репрессия үзгәртү

1938 елның 10 маенда ССРБ югары суды хәрби коллегиясе «кораллы фетнә, шулай ук фирка һәм хөкүмәт җитәкчеләренә һәм Сталинның үзенә каршы террорчылык акты хәзерләүдә» гаепләп, атарга хөкем итә. 1957 елда исеме акланмый кала. 1969 елда гына аклана[3].

Китаплары үзгәртү

  1. Татар хезмәт ияләре Бөек Октябрьга бару юлында. К.: Истпарт, 1927.
  2. Вәисовлар хәрәкәтенә карата. К., 1930.

Әдәбият үзгәртү

  1. Симонов А. Журналистика как поступок. М., 2004.
  2. Гинзбург Е.С. Крутой маршрут. 1990. С. 48-52;
  3. Литвин А. Мингарей Сагидуллин и "сагидулловщина". Китапта: Литвин А. Без права на ошибку. Казань, 1994. С. 139-151;

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  3. Возвращенные имена. Документальные очерки. – Казань, 1990
  4. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
  5. Шайдуллин Р.В. Сагидуллин Минегарей Сагидуллович // Татарская энциклопедия / гл. ред. М.Х. Хасанов. – Казань, 2011. – С. 189-190.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү