Мишәл Гаун

Мишәл Гаун, Мишәл Нәгыйм Гаун, (гарәп. ميشال نعيم عون‎ (1935 елның 18 феврале, Бәйрут) — Flag of Lebanon.svg Ливанның 2016 елның 31 октябрендә сайланган президенты. Ливан кораллы көчләре генералы.

Мишәл Гаун
Michel Aoun with Putin 1 (cropped).jpg
Ливан президенты
Вазыйфага керешкән
2016 елның 31 октябре
Аңа кадәр Сәләм Тәммам, в.б.
Туган 18 февраль 1935(1935-02-18) (88 яшь)
Харәт-Херәек[d], mandatory Lebanese Republic[d]
Җефет Nadia El-Chami Aoun[d]
Сугышлар/бәрелешләр Лөбнан ватандашлар сугышы[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1935 елның 18 февралендә Бөек Ливанның Бәйрут шәһәрендә католик-маронетларның дини гаиләсендә туган. Хәрби укуханә (1958), Шалон-сюр-Марн хәрби мәктәбен (1959, Франция) тәмамлаган. АКШның Оклахома штатындагы Форт-Сил артиллерия мәктәбендә (1966), Франция югары хәрби мәктәбендә (1976-1980) укыган. Инглиз, француз, итальян, испан телләрен камил белә.

Хәрби карьераҮзгәртү

Ливан армиясендә артиллерия офицеры булып хезмәт итә. 1970 еллар уртасында башланып киткән Лөбнан ватандашлар сугышында үзәк хакимият яклы була.

  • 1980 ел башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Бәйрутны аеручы «Яшел сызык»та урнашкан Саклану бригадасына җитәкчелек итә. Сүрия кораллы көчләре белән бәрелешләрдә катнаша.
  • 1982 елда Исраил һөҗүме вакытында Ливан президенты сараен саклый.
  • 1982 елда төрле диндәге гаскәриләрдән тупланган 8нче бригада командиры, Ливан хөкүмәтенә һәм Ливан гаскәренә каршы булган друз фиркасе хәрби төркемнәренә каршы көрәш алып бара.
  • 1984 елдан Ливан гаскәре сәргаскәре.

Сәяси эшчәнлегеҮзгәртү

1988 елның 22 сентябреннән Ливан премьер-министры һәм чираттагы президент сайлауларына кадәр президент в.б. Ливаннан Сүрия кораллы көчләрен чыгару тарафдары була.

МөһаҗирлектәҮзгәртү

Мөһаҗирлектә күпчелек Марсель шәһәрендә яши, Сүриягә каршы «Ирекле ватандарлык хәрәкәте» оештыра. 2005 елгы Кедр инкыйлабыннан соң, Сүрия гаскәре Ливаннан чыккач, илгә кайту мөмкинлеге ала.

Ливанга кайтуҮзгәртү

2005 елның июнендә Ливан парламентына сайлауларда ул җитәкләгән «Реформалар һәм алгарыш» фиркасе 128 урынның 21ен алуга ирешә, ләкин коалициягә керми, оппозициядә кала.

Президент сайлауларыҮзгәртү

2016 елның 31 октябрендә, 2,5 ел барган президент сайлаулары нәтиҗәсендә, Ливан президенты итеп сайлана.

СылтамаларҮзгәртү