Михаил Симонов (1913)
Михаил Симонов, Михаил Василий улы Симонов (укр. Симонов Михайло Васильович, 1913 елның 1 августы, Украина — 2004 елның 4 апреле, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1942), Хәрби-Һава көчләре полковнигы, 1950-1961 елларда очучы-сынаучы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры.
Михаил Симонов укр. Михайло Симонов | |
---|---|
![]() | |
Туу датасы | 1 август 1913 |
Туу урыны | Калып:Байраклаштыру/Россия империясе, Кутейкино (Украина)[1] |
Үлем датасы | 24 апрель 2004 (90 яшь) |
Үлем урыны | ![]() ![]() |
Иялек | Калып:Байраклаштыру/Россия империясе→![]() ![]() ![]() |
Гаскәр төре | ![]() |
Дәрәҗә | ![]() |
Җитәкчелек иткән | авиаполк звеносы |
Бүләкләр һәм премияләр | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Истигъфада | 1961 елдан |
[[commons:Category:
![]() укр. Михайло Симонов]] Викиҗыентыкта |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1913 елның 1 августында хәзерге Донецк өлкәсе Амвросиевка районы Кутейкино бистәсендә туган. Украин милләтеннән. Җидееллык мәктәпне (1926), 3нче берләшкән гражданнар һава флоты очучылары һәм авиатехниклары хәзерләү мәктәбен тәмамлаган (Балашау, 1935). Хабарауда гражданнар һава флоты идарәсендә очучы булып эшләгән.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. Ерак араларга очу авиациясе 3нче авиация дивизиясе 2нче гвардия авиаполкы звено командиры, капитан М.В. Симонов дошман тылына 278 очыш ясый, шуның 150се 1942 елның октябренә кадәр ясалган. 1942 елның 31 декабрендә аңа Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.
1947 елда офицерлар составын камилләштерү курсларында укыган.
1950-1961 елларда очучы-сынаучы. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры булып эшли. 1961 елдан полковник Симонов, запаска чыгып, Казанда яши. 2004 елның 24 апрелендә вафат. Коры елга зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- Советлар Берлеге каһарманы (31.12.1942)
- Өч Ленин ордены
- Өч Кызыл Байрак ордены
- Ике 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
ХәтерҮзгәртү
- 2005 елда Казан шәһәр администрациясе башлыгы карары белән Казанның Авиатөзелеш районындагы Шатура урамының Годовиков урамы белән Челюскин урамнары арасындагы өлешенә Симонов урамы исеме бирелә[2].
- Казанның Авиатөзелеш районы 62нче мәктәбе (Симонов урамы, 5нче йорт) диварына М.В. Симоновка истәлек тактасы беркетелгән [3].
ЧыганакларҮзгәртү
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
ӘдәбиятҮзгәртү
- Подвиги их бессмертны. Хабарау, 1983.
- Трокаев А.А. Герои пламенных лет. Донецк: Донбасс, 1985.
- Герои Советского Союза. М., 1988.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ чынбарлыкта Донецк Халык Җөмһүрияте территориясе
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани»(рус.)
- ↑ Свято помним и храним. 62нче мәктәпнең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе