Симонов урамы (Казан)
Симонов урамы, Михаил Симонов урамы (рус. улица Симонова, улица Михаила Симонова) — Казанның Авиатөзелеш районындагы урам. Шатура урамының Челюскин урамы белән киселешеннән башлана, Годовиков урамы белән киселештә тәмамлана. Ленинград, Лукин, Кече Печёра, Чапаев урамнары белән кисешә. Советлар Берлеге каһарманы очучы-сынаучы Михаил Симонов (1913-2004) исемен йөртә.
![]() | |
Озынлык | 1260 метр |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | Казан |
Почта индексы | 420037 |
Тарих үзгәртү
Элек Шатура урамының бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәр администрациясе башлыгы карары белән Казанның Авиатөзелеш районындагы Шатура урамының Годовиков һәм Челюскин урамнары арасындагы өлешенә Советлар Берлеге каһарманы, Хәрби-Һава көчләре полковнигы, сугыштан соң очучы-сынаучы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры булып эшләгән Михаил Васильевич Симонов (1913-2004) истәлегенә Симонов урамы исеме бирелә[1].
Игътибарга лаек объектлар үзгәртү
- 5нче йорт — 62нче урта мәктәп
- 17нче йорт — 33нче урта мәктәп[2]
Галерея үзгәртү
- Симонов урамы
-
33нче урта мәктәп
-
62нче урта мәктәп
Сылтамалар үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани» 2019 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ 33нче мәктәпнең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2021-06-20, retrieved 2017-08-13