Михаил Рафаилович Рокицкий - ССРБ һәм Россия галиме, медицина фәннәре докторы, профессор, 3 һәм 4 чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты (1999—2007).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
 СССР
Туу датасы 28 сентябрь 1931(1931-09-28)
Туу урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Үлем датасы 26 ноябрь 2018(2018-11-26) (87 яшь)
Җирләнгән урыны Арча зираты
Һөнәр төре учёный-медик, табиб, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Башкарган вазыйфа РФ Дәүләт думасы депутаты[d] һәм РФ Дәүләт думасы депутаты[d]
Әлма-матер Самарский государственный медицинский университет[d]
Әгъзалык Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации IV созыва[d] һәм Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации III созыва[d]
Бүләкләр
заслуженный деятель науки Российской Федерации

Биографиясе үзгәртү

Рокицкий Михаил Рафаилович 1931 елның 28 сентябрендә Ленинградта табиблар — офтальмолог Людмила Владиславовна Рокицкая һәм акушер-гинеколог Рафаил Львович Шубс гаиләсендә туган. Аның бабасы һәм әбисе — Владислав Михайлович (1870—1934) һәм Мария Самойловна Рокицкийлар табиблар булган.

1955 елда Куйбышев дәүләт медицина институтын бик яхшы тәмамлаган

  • 1955—1958 еллар — Куйбышев өлкәсенең Отрадный шәһәрендә «Первомайнефть» берләшмәсенең медицина-санитария бүлеге мөдире,
  • 1958 —1961 еллар — Куйбышев дәүләт медицина институтының (1958 —1960) факультет хирургиясе кафедрасында һәм Минск шәһәрендә Белоруссия Табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтының күкрәк хирургиясе кафедрасында аспирант (1960 —1961)
  • 1961 —1965 — Белоруссия табибларны камилләштерү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, ясалма кан әйләнеше лабораториясе, йөрәк һәм үпкә хирургиясе мөдире.
  • 1965 —1967 — Минск шәһәре 5 нче клиник хастаханәсенең балалар хирургиясе һәм торакаль хирургия бүлегенең ординаторы.
  • 1967 —2000 — Казан дәүләт медицина институтының балалар хирургиясе кафедрасы мөдире.

Медицина фәннәре докторы, профессор.

РСФСРның халык депутаты (1990—1993), 3 һәм 4 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (1999—2007). 1999 елда «Ватан — бөтә Россия»мисемлеге буенча сайлана. "Россия төбәкләре" төркеменә керә . 2003 елда Бердәм Россиядән яңадан сайлана.

2018 елның 26 ноябрендә вафат булды. Арча зиратында җирләнә.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү