Россия Халык депутатлары җыены
Россия Федерациясе Халык депутатлары җыены (1991 елның 25 декабренә кадәр — РСФСР Халык депутатлары җыены, рус. Съезд народных депутатов Российской Федерации) — 1990-1993 елда Россиянең иң югары дәүләт хакимияте органы. Гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә, яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайланылган.
Россия Федерациясе Халык депутатлары җыены[B 1] | |
Дәүләт | |
---|---|
Тарих | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Элгәре |
Вәкаләтләр Россия Югары Шурасы тарафыннан башкарылганнар |
Варис | |
Структура | |
Әгъзалар |
1068 |
Соңгы сайлаулар |
4 март 1990 — беренче һәм соңгы |
Искәрмәләр | |
|
Аның беренче һәм бердәнбер составы 1990 елның 4 мартында сайланылган. 1993 елның 21 сентябрендә РФ президентының «Этаплы конституцион ислахы (реформасы) турында» фәрманы буенча Югары Шурасы һәм Халык депутатлар җыенының вәкаләтләрне туктаткан булганнар. Әмма Конституцион мәхкәмәсе бу фәрманны үзене «Конституциягә кашы килүче» дип таныды. Халык депутатлар һәм алар тарафдарларның каршылыгына карамастан, Россия Югары Шурасы һәм Халык депутатлар җыены 1993 елның 4 октябрендә корал һәм бронетехника куллану белән таратылган.
Югары Шурасы 1993 елгы Конституциясе белән юкка чыгарылган.
Россия Федерациясе Халык депутатлары җыены бу чорда Россия тарихынының иң мөһим вакыйгалар өчен җаваплы булган, мәсәлән, РСФСР дәүләт суверенитеты турында декларациясе, 1990-еллардагы икътисади реформалар.