Михаил Кузнецов (1919)

Михаил Кузнецов (1919 - 1992) - Красноярск машина төзелеше заводының баш конструкторы.

Михаил Кузнецов
Туган 1919
Вольск, Сарытау губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 1992
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биография

үзгәртү

Кузнецов Михаил Михайлович 1919 елда Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә туган.

1940 - 1944 елларда Казан авиация заводында конструктор булып эшли. Казан авиация институтының авиатөзелеш факультетын тәмамлаганнан соң, Златоуст шәһәрендә, аннары Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә № 385 махсус проектлау бюросында эшли (соңрак - Машина төзелеше бюросы): инженер, бүлек начальнигы, баш конструктор урынбасары (1950-1975), 1975 елдан - Красноярск машина төзелеше заводының баш конструкторы.

Красноярск машина төзелеше заводында Р-1, Р-11, Р-11M ракеталарын җитештерүне үзләштерүдә, Р-17 һәм өч буын БРПЛ ракетасын эшкәртүдә катнашучы.

Ракеталар конструкциясе буенча яңа техник карарлар әзерләүчеләрнең берсе. Ракета һәм космик технологияләр җитештерүгә зур өлеш керткән.

Ул 1992 елда вафат була.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Социалистик Хезмәт Герое (1969)
  • Ленин премиясе (1965)
  • Ленин ордены (1961, 1969)
  • Октябрь Инкыйлабы ордены (1975)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1963)
  • "Бөек Ватан сугышында 1941-1945 елларда фидакяр хезмәте өчен" медале. (1945)
  • “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 30 еллыгы"юбилей медале
  • “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгы"юбилей медале
  • “"Фидакарь хезмәт өчен" юбилей медале. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан" (1970)
  • "Социалистик ярыш җиңүчесе" (1973, 1974)

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү